tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Сургутта тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котладылар

ВИДЕО: Сургутта тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котладылар

7 май көнне Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни оешмасы советы активлары Бөек Җиңүне якынлаштыруга үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарыбызны искә алды, тыл хезмәтчәннәрен өйдән – өйгә йөреп якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Хөрмәтлеләребезгә Сургут шәһәре “Җәмыйгъ” мәчетенең, Ханты – Мансий Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Саматовның, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни оешмасының күчтәнәч, бүләкләрен тапшырды.

Сугышның ачысын – төчесен татыган апаларны – абыйларны ихлас күңелдән якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! Сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннарыбыз! Апаларыбызның кылган догалары кабул булып, илебез имин, күкләребез аяз, тыныч булсын. Рәхмәтләребезне кабул итегез, олы йөрәкле ветераннар, исән – имин яшәгез.

Гөлназ Мифтахова видеосы
Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО – Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*