tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскта Габдулла Тукайның 135 еллыгын зурдан кубып билгеләп үттеләр
Омскта Габдулла Тукайның 135 еллыгын зурдан кубып билгеләп үттеләр

Омскта Габдулла Тукайның 135 еллыгын зурдан кубып билгеләп үттеләр

Җир шарының барлык почмакларында яшәп ятучы милләттәшләребез бу көннәрдә татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгын билгеләп үттеләр. Омск шәһәре җәмәгатьчелеге дә читтә калмады – “ИБИР” татар милли-мәдәни мохтарияты тарафыннан Үзәк шәһәр китапханәсендә әдәби кичә уздырылды.

Мохтарият каршында эшләп, иҗат итеп килүче “АК КАЛФАК” хатын-кызлар оешмасы бу кичәдә төп алып баручы һәм катнашучылар булды. Аларга бик теләп “АЮ” Омск шәһәре татар яшьләре бердәмлеге яшьләре кушылды. Бу ике оешманың беренче уртак эшләре түгел иде, шунлыктан ике оешма, ике буын вәкилләре инде үзләшеп өлгергәнлектән, Тукайга багышланган кичәдә дә Тукай биографиясен кабаттан күзаллап үтүләр үзара аралашу, фикерләр белән уртаклашулар белән уралып барды. Марат Сәфәр улы Катыров белән Рөстәм Ахтичанов, Тукайның иҗатын һәм яшәешен, аның фикерләрен, дөньяга карашын тирәнтен өйрәнеп белүчеләр буларак, тыңлаучылар өчен мәгълум булмаган якларын да бик кызыклы иттереп сөйләделәр. Һәркем үзе белгән, яраткан шигырен укып ишеттерделәр. Әлбәттә инде, шагыйрьнең халык көйләренә салынган “Әллүки”, “Тәфтиләү” җырлары җырланды. Аларны Фәгыйлә Чумарова башкарды.

Чара татар халкының яраткан гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Фәгыйлә Чумарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*