tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Красноярск крае шәһәрләрендә һәм авылларында Сабан туе була
Красноярск крае шәһәрләрендә һәм авылларында Сабан туе була

Красноярск крае шәһәрләрендә һәм авылларында Сабан туе була

11нче июньнән 9нчы июльгә кадәр Красноярск крае шәһәрләрендә һәм авылларында Сабантуй бәйрәме узачак. Ул крайның 17 торак пунктында үткәрелә.

Край Сабантуйлар саны буенча Себер федераль округы төбәкләре арасында лидерлыкны саклап калды. Бу край, шәһәр, район һәм авыл хакимияте органнары, татар иҗтимагый оешмалары, Россия коммерция оешмалары һәм меценатларның уртак эше, шулай ук Татарстан Республикасы ярдәме белән мөмкин булды.

Красноярск краенда «Сабантуй» бәйрәме үткәрүнең төп максаты – төбәк халыкларының этномәдәни үсеше аша Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту, аларның уникаль мәдәни мирасын саклау һәм пропагандалау.

Беренче Сабантуйлар Пировск муниципаль районының Салоуха, Ковригино һәм Комаровка авылларында узды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*