tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Сабантуй
Тубылда Сабантуй

Тубылда Сабантуй

Халкыбызның көтеп алган күркәм милли бәйрәме Сабантуй Тубылда истә калырлык сәхнәләштерелгән күренеш белән Базар мәйданында ачылды. Милли көйләр яңгыратып, халкыбызның кунакчыллыгын, күңел байлыгын күрсәтеп, җылы теләкләр теләп бәйрәмгә килгән тамашачыларны татарча биетеп төп сәхнәгә озаттылар.

Тантаналы бәйрәм чарасы Төбәк Диния нәзәрәте мөфтие Ибраһим Суховның бәйрәм белән котлау сүзләреннән, теләкләреннән, догаларыннан башланды. Сәхнәдән Сабантуй бәйрәме белән тубыллыларны шәһәр башлыгының урынбасары Яна Зубова, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитетының милли иҗтимагый берләшмәләр һәм милләтләр эшләре булеге башлыгы Алена Шакирова, региональ татар милли–мәдәни автономия рәисе Ләйсән Хурматуллина, шәһәр милли мәдәни автономия рәисе, шәһәр Дума депутаты Сәет Хисмәтуллин, иҗтимагый палата вәкиле, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү һәм көч структуралар белән эшләү комитеты рәисе Альберт Апсатаров котладылар.

Милли җыр-биюләрне карарга теләүче тамашачылар сәхнә янында җыелып концерт карадылар. Сабантуй сәхнәсендә чыгыш ясаучы Тубыл, Төмән шәһәрләреннән, Татарстан Республикасыннан килгән Рамиля Закирова, Илнур Еникеевның чыгышларын көчле алкышлар белән каршыладылар. Айгөл Моратова, Хәсән Хучашев, Зөлфия Айтбакова, Илнар Көлмәмәтов, ”Тубыл кызлары”, “Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” вокаль ансамбльләр, “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасыннан Айсылу Юнысова, Галәмгөл Тимирова, Айгөл Корбанова, Динара Әбсәләмова һ.б башкарган җырлар, үзбәк иҗат төркеме “Бахор”, “Мирас” бию ансамбле (җитәкчеләре Мөнәвәрә Андрущик), Төмән татар мәдәният үзәге артистлары башкарган җырлар, биюләре, “Риана” кибетеннән (җитәкчесе Зөһрә Нигъмәтуллина) никах күлмәкләрдә дифеле Сабантуй тамашачылары өчен бәйрәм бүләге булды.

Сәхнәдә барган күренешләр, артистларның сәләтле, иҗади чыгышлары котлаулар, бүләкләүләр белән үрелеп барды.

Сабантуйның борыңгыдан калган матур традициясе, мавыктыргыч ярыш–ат чабышы  шәһәрнең аскы торасындагы яшел аланда узды. Чабышкылар ярышын карарга шактый кеше җыелган иде. Монда катнашучыларны һәм бәйрәм тамашасына килүчеләрне шәһәр башлыгы Максим Афанасьев котлады. Ярышта ун чабышкы җайдаклары белән ярышты. Старт бирелгәннән соң бер-берсен уза-уза финишка беренче булып “Боржоми”да Василий Малышев узды; икенче-“Кокетка”да Эльдар Нагипов, өченче булып “Кумәч” кушаматлы атында Владимир Сухинин чыкты.

Ат чабышы ярышында катнашкан “Энергия” атында Эвелина Вафеева беренче, икенче -“Слиток” атында Елизавета Гончарова, өченче урынга “Гром” атында Ольга Костантинова чыкты. Җиңүчеләрне Сабантуй сәхнәсеннән зурлап бүләкләделәр.

Татар халкының рухын саклап килгән Сабантуйда милли көрәш ярышын яратып караучылар көрәш келәме янынды җыелып бил сынашучыларны күзәттеләр. Сабантуй-2022 Абсолют батыры исеменә Мирзо Шукориев лаек булды. Грек–рим көрәше буенча Россиянең спорт мастеры, билбау көрәше һәм грек-рим көрәше буенча тренер, милли көрәшнең баш судьясы Солтан Рамазанов:“Быел Сабантуй көрәшендә 43 катнашучы булды. Барлык авырлык категорияләрендә дә призлы урыннар алган спортчылар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Абсолют батырга тәкә бирелде,”-диде.

Осталар һәм уңганнар “Себер баурсагы” конкурсында катнашып дипломнар һәм Сабантуй бүләкләрен алдылар. Беренче урынга чыккан Диляра Щеткова, икенче урын алган Маһинур Мәүлекаева, өченче урын бирелгән Гөлҗиһан Муратова баурсак пешерү серләре белән уртаклаштылар, кунакларны яраткан ризыклары белән сыйладылар

Сабантуй сәхнәсеннән Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә күп еллар эшләгән артист, танылган, сәләтле җырчы Хәсән Хучашевка Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшырды.Төмән өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы Динар Абукин татар юнәлешендә күп еллар тырыш хезмәте өчен Гөлсинә Ташкееваны өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Өлкәннәр һәм яшьләр өчен дә Сабантуй күңелле, истәлекле булып үтте. Бәйрәмдә төрле милләт халкы халкыбызның гореф-гадәтләре белән танышып, җырлар тыңлап, татар биюләр карап, уеннарда, ярышларда катнашып ял иттеләр. Сабантуй кунаклары яраткан, көтеп алган милли бәйрәмебезне матур, оста оештырган себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вильдан Якуповка, коллективына  рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Милләтләр дуслыгын чагылдырган Сабантуй бәйрәменә килүчеләр кичен җырлы-биюле күренешләр белән бизәлгән «Tatar party» күңел ачу кичәсендә бәйрәмне дәвам иттеләр. Базар мәйданында беренче мәртәбә оештырылган мондый чара гөрләп узды. «Tatar party»да төрле милләт вәкилләре, төрле яшьтәге якташларыбыз рәхәтләнеп биеделәр, танылган җырчы, “Алтын барс” премия лауреаты Рамиль Закировка кушылып җырладылар. Бу чараны Тубыл шәһәре яшьләре оешмасы себер татар мәдәният үзәге белән бердәмлектә оештырган Рушан Гыйззәтуллин җырчыга, диджей Мансур Рябиковка, Азат Хәлиуллинга, никәх күлмәкләрен күрсәткән “Амира” кибетенә, җитәкчеләре Лилия Габдуллинага рәхмәтләрен белдерде.

Сагынып көтеп алган Сабантуй бәйрәме күңелләребезгә дәрт өстәп, матур хатирәләр калдырып узды.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*