tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Туймазы районында “Җырлыйк әле!” фестивале уза
Башкортстанның Туймазы районында “Җырлыйк әле!” фестивале уза

Башкортстанның Туймазы районында “Җырлыйк әле!” фестивале уза

Бүген Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” ачык һава астындагы этномузей биләмәсендә шаулап-гөрләп “Җырлыйк әле!” фестивале уза.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан быел бишенче тапкыр үткәрелә.

Фестивальнең беренче көнендә республиканың төрле районнарыннан 16 үзешчән фольклор коллективы чыгыш ясады. Йолага әверелгән чараның быелгы җиңүчеләрен билгеләү бик җиңелдән булмады.  Нәтиҗәдә, өченче урынны Чишмә районының “Җидегән чишмә” һәм Бәләбәйнең “Ак калфак” ансамбльләре бүлеште. Икенче урында – “Туймазы мәрҗәннәр”. Беренче урынга Бүздәк районының “Мирас” ансамблен чыкты. Ә Гран-при ияләре – Бишбүләкнең “Ак калфак” татар халык фольклор ансамбле.

Бүген бәйгегә Мәскәү, Самара, Оренбург, Татарстан, Казахстан һәм Башкортстан республикасының узган елларда җиңү яулаган иң яхшы коллективлар көч сынашачак.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*