tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якутия Сабан туе кунакларын кабул итәргә әзер
Якутия Сабан туе кунакларын кабул итәргә әзер

Якутия Сабан туе кунакларын кабул итәргә әзер

25 нче июньдә Саха (Якутия) Республикасында татарларның Сабан туе, якутларның Ысыах бәйрәмнәре узачак. Алар икесе дә охшаш. Язгы чәчүләрдән соң оештырыла, милли уеннар, ярышлар белән уза.

Бүген атарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бәйрәм чаралары узачак урыннарның әзерлеген карады. Мәйдан Сабан туе кунакларын кабул итәргә әзер.

Исегезгә төшерәбез, 23-25 нче июнь көннәрендә Якутиядә Татарстан көннәре узачак. Ул Саха (Якутия) Республикасының 100 еллыгына багышлана. Чараларда Татарстан Президентының да катнашуы көтелә. Якутиядә Сабан туе мондый зур күләмдә беренче тапкыр оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*