tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районыннан Равия Ярмиева: «Балаларны сөендерү — зур савап»
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Кукмара районыннан Равия Ярмиева: «Балаларны сөендерү — зур савап»

Киң күңеллелек, кунакчыллык кебек сыйфатлар елдан-ел кими бара, дисәк тә, барлык туганнарының, күрше-күләннең балаларын үз өенә җыеп, алар өчен бәйрәм тамашасы үткәрүчеләр дә бар арабызда. Кенәбаш авылында яшәүче Равия ханым Ярмиева әнә шундыйлардан.

«Мин үзем — Хасановка авылы кызы. Без кечкенә вакытта кышкы каникул көннәрендә ел саен әниләр балалар өчен бәйрәм ясый иде. Бер көнне — бер өйгә, икенче көнне икенчесенә кереп, чәйләр эчкәнне, шигырьләр сөйләгәнне хәтерлим. Еллар узган саен, әлеге матур традицияне Кукмарада яшәүче апам да дәвам итте. Ул да балаларны үзенә чакыра иде. Үземнең дә улым һәм кызымның рәсемнәр, кыш темасына кул эшләре ясап алып барганнары истә. Пенсиягә чыккач, мин дә шулай өебездә бәйрәм оештырачакмын, дидем һәм сүземдә тордым. 2019 елдан бирле ел саен якыннар белән бергә җыелып, гөрләшеп алабыз. Кыш бабай, Кар кызын, алып баручыны чакырам, балаларга күчтәнәч пакетлар әзерләп таратам, үз осталыкларын күрсәтүчеләргә дә бүләкләр бирәм. Һәр балага лотерея билетлары өләшеп, шуларны да уйнатабыз. Соңыннан өстәл артына утырып, тәм-томнар белән сыйланабыз», — ди Равия апа.

Әңгәмәдәшем бәйрәмдә балаларга өләшү өчен бүләкләрне бер ел алдан әзерли башлый икән.

«Кибеткә кергән саен үземә ошаган уенчык, кечкенә машина, курчак, пазл, чәч каптырмасы ише әйберләр күрәм икән, алып кайтам да, һәрберсен капларга тутырып, аулак урынга куям. Бәйрәмгә кадәр алар шунда саклана. Балаларны сөендерү өчен күп кирәкми, аның каравы йортка бәрәкәт килә, күңелгә рәхәтлек иңә. Беренче елда ук ике сыерыбыз да бер-бер артлы игезәк бозаулар алып кайтты, 2021 елда кабат ике бозаулы булдык. Терлек асраучы кеше өчен нинди зур бәхет бит ул! Аннары балалар белән бергә аларның әти-әниләре дә килә. Рәхәтләнеп аралашу, сөйләшеп утыру, туганлык, дуслык җепләрен ныгыту өчен дә әлеге очрашуның файдасы зур», — ди ул.

Чыганак: https://kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*