Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле булды
Фото: dumrt.ru
Фото: dumrt.ru

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле булды

30 март көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк.

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*