11 ноябрьдә Татарстанның Кукмара районы хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы чираттагы утырышына җыйналды.
Ул районыбызның каләм тибрәтүче хатын-кызларына багышланды: алар үзләренең яңа әсәрләрен укып фикер алыштылар;иң яхшы әсәрләрне туплап, әдәби альманах чыгарырга, дигән карарга килделәр.
Калфак чигү буенча мастер-класс үткәрелде. “Лилия” ательесыннан мастер Миңнури ханым калфак чигү, аны кисү, бизәү серләрен аңлатып һәм күрсәтеп бирде. Оешманың чираттагы утырышында сәламәт яшәү серләренә багышланган лекция тәкъдим ителәчәк.
“Ак калфак”җитәкчесе: Җиһаншина З.Н.