tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарадан Мөршидә Шамилова: «Безнең нәсел элек-электән тегүчелек белән шөгыльләнгән»
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Кукмарадан Мөршидә Шамилова: «Безнең нәсел элек-электән тегүчелек белән шөгыльләнгән»

Кукмарада яшәүче Мөршидә апа Шамилова — нәсел эшен дәвам иткән тегүче.

Мөршидә апа искиткеч матур табигатьле Сабанчино авылында дөньяга килә. Кыз кечкенәдән чишмәләргә бай тау битләрендәге гүзәллеккә сокланып, болыннарыннан тәмле җиләкләр җыеп үсә. Ул башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала, урта сыйныфларны Янилдә укый.

«Безнең нәсел элек-электән тегүчелек белән шөгыльләнгән. Әби-бабам, әти-әниемнәр гомер буе тегү эше белән тормыш көткәннәр. Әнием Мөслимә сугыш елларында ук өлкәннәргә, бала-чагаларга кием-салым тегә, искеләрен яңартып бирә торган булган. Әтием Зиннур якын-тирәдә кайры тун, перчатка, бүрек тегү остасы буларак дан тоткан. Ул бик таләпчән иде, мин аңа моның өчен рәхмәтле, чөнки безне эшкә өйрәтеп үстерде, кечкенәдән, үзебезне белә башлаганнан бирле кулыбызда энә иде. Шуңа күрә һөнәр сайлау вакыты җиткәч, нинди юлдан китәсебезне уйлап торырга туры килмәде. Нәселебезнең яраткан һөнәренә тугры калып, мин дә Казандагы укыту-җитештерү комбинатына тегүчелеккә укырга кердем», — дип сөйләде тырыш ханым.

Кечкенәдән өйрәнеп үскән эше булгач, Мөршидә апага белем алу бик җиңел бирелә. Ул аннан җиңел күлмәк һәм чалбар тегү буенча һөнәр алып чыга һәм, Кукмарага кайтып, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшчәнлеген башлап җибәрә.

«Ул вакытта цехта һәр кеше аерым-аерым эшли иде, ягъни бер күлмәкне башыннан ахырына кадәр берүзең тегеп бетерәсең. Озак та үтмәде, „бердәм метод“ кабул ителде. Тәҗрибәле апалардан кисәргә, заказлар алырга өйрәндем. Алты кешелек бригада оештырдылар, мине бригадир итеп билгеләделәр. Ул вакытларда кибеттә әллә ни күлмәкләр юк, шуңа күрә тегүчеләргә ихтыяҗ зур, хәтта чират торалар иде. Көненә 25–30 күлмәккә заказ кабул иткән чаклар булды. Безнең команда шулхәтле көчле иде, биш бригада арасында гел беренче урында бардык. Эшемне яратып, җиренә җиткереп башкаруым җитәкчеләр игътибарыннан читтә калмады. Ел саен алдынгылар слетында катнаштым. Ә 1986 елда „XI бишьеллыкның яшь гвардиячесе“ беренче дәрәҗә күкрәк билгесе һәм Германиягә юллама белән бүләкләндем. Без, районнан алдынгы 20–30 кеше, Германиянең дүрт шәһәрендә булып, егерме көнләп сәяхәт итеп кайттык», — дип хатирәләрен яңарта әңгәмәдәшебез.

Мөршидә апа лаеклы ялга чыккач та тик торуны белми. Аның чиккән түбәтәй, калфаклары Мәскәү Сабан туйларына кадәр барып җитә. Буш вакытында таба тоткычлары тегә, анысы сәдакага өләшергә уңайлы, ди. Шул ук вакытта оныкларына балалар бакчасы, мәктәпкә дип, күргәзмәләргә кул эшләре ясарга да булыша. Районыбызның күп кенә авылларындагы мәдәният учаклары, мәктәп, балалар бакчалары, мәчетләрне аның кулы белән тегелгән сәхнә, тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр бизи. Хезмәте кергән учреждениеләрнең саны алтмыштан арткан. Мөршидә апа тегеп кенә калмый, гаиләсе белән барып элеп тә кайта.

Чыганак: https://kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*