Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү шәһәрендә ифтар мәҗлесе узды
Мәскәү шәһәрендә ифтар мәҗлесе узды

Мәскәү шәһәрендә ифтар мәҗлесе узды

Бүген, 11 мартта, Мәскәүдә Бөтендөнья татар конгрессы, Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәге һәм Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы оештырган ифтар мәҗлесе узды. Биредә уртак мәдәният һәм рухи традицияләр белән берләшкән төрле буын вәкилләре җыелды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев,Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин , Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов, Россия Федерациясе Президенты эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, герой-шагыйрь М.Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, Ханты-Манси автономияле округы – Югра губернаторы урынбасары Азат Ислаев һәм башкалар катнашты.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны изге Рамазан ае белән котлады һәм әлеге вакытның барлык мөселманнар өчен мөһим булуын билгеләп үтте.

Мәҗлес мәдәни-мәгърифәти чыгышлар белән дәвам итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*