Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров эшлекле сәфәр белән Курган өлкәсендә.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 13-14 июль көннәрендә Курган өлкәсенең Әлмән районы Әлмән авылында IX Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Сабан туена Россиянең 30дан артык регионыннан кунаклар чакырулы. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.