Куян клубы мөдире Роза Хәбетдинова авылдашларын гына түгел, Актанышка күченгән якташларын да һәртөрле чараларга тарта. Шушы көннәрдә Роза ханым чакыруы буенча авыл хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге егетләргә атап токмач кисү өмәсенә җыелды. Уңган ханымнарга район үзәге Актанышта яшәүче авылдашлар да кайтып булыша. Бергәләп эшләгәч эш тиз һәм җиңел бара.
– 115 йомыркага башта токмач камырын ясадык. Аннан җәемнәр җәеп, катырып нечкә генә итеп томач кистек.Контейнерлар алып кайтып тутырачакбыз һәм “Без-бергә!” волонтерлар төркеме пунктына илтәбез. Волонтерларыбыз чираттагы гуманитар ярдәм җыя башлады инде. Аз булса да җиңүгә өлешебезне кертергә телибез! – ди Роза апа.
Фәндәрия Баймуллина, Зифа Камалетдинова, Флорида Шәехова, Зәнфирә Шәеховалар токмачны өйләрендә әзерләгән, киптереп төргәкләп авылдашларыныкы янына китергәннәр.
Чыганак: aktanysh-rt.ru