tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кәҗә мамыгы» бәйрәме
«Кәҗә мамыгы» бәйрәме

«Кәҗә мамыгы» бәйрәме

Төмән өлкәсе Исәт районының Югары Егәнле авылында районның 100 еллыгына багышланган «Кәҗә мамыгы» бәйрәме узды. Без аны беренче тапкыр үткәрдек. Бәйрәм урамда узды. Көн салкын булса да, халык җитәрлек булды. Хуҗалар палаткаларда күргәзмә һәм мамык әйберләр, милли халык ашлары, мөселман киемнәр, бизәнү әйберләре, сувенирлар ярминкәсе әзерләгәннәр. Чатырларда кунакларны каршы алып, мамыкны ничек эшкәртү, аннан төрле әйберләр бәйләү турында сөйләделәр. Кунаклар мамык әйберләрне кызыксынып карадылар. Кемдер шәл, кемдер чалбар, перчаткалар сатып алды, хәтта балаларга оеклар һәм бияләйләр дә булды. Кайнар чәй һәм шашлык пешерү оештырылган. Ә бәйрәмнең иң мөһиме: «Иң зур шәл» һәм «Орнаментлы иң зур бияләй» конкурсы иде.

Беренче булып авыл халкын һәм кунакларны имам Тәлгать Ихсанов сәламләде. Бәйрәмне район башлыгы Николай Теньковский ачты. Ул осталарга гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне онытмаганнары, саклаганнары һәм яшьләргә тапшырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары сәхнәгә безнең авыл җирлеге башлыгы Александр Зиганшин чыкты. Ул бәйрәм беренче тапкыр үткәрелгәнен, әмма традициягә кертү мөмкинлеген әйтте. Шулай ук бәйрәмгә Төмәннән татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе урынбасары Рамил Әминов та килде. Ул да бәйрәм белән котлады һәм алга таба уңышлар теләде. Төмән өлкәсе татарлары автономиясе һәм рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина исеменнән мәктәпкә татар теле буенча уку әсбаплары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Исәт районының татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәйсә Камалова да котлауларга кушылды.

Барлык котлаулардан соң безнең клуб хезмәткәрләре – Венера Сәфәрова, Регина Осипенко, Гүзәл Бакиева тарафыннан әзерләнгән концерт башланды.

Заводоуковск районының Түбән Егәнле авылыннан «Ләйсән» вокаль төркеме чакырылды. Алар шатланып чакыруны кабул иттеләр һәм бәйрәмгә килделәр. Безнең «Миләш» төркеме дә алардан калышмады. Бер генә концерт та, бер генә чара да аларсыз үтми. Мәктәпкә, бакчага, яшь укытучыларга һәм укучыларга зур рәхмәт. Алар беркайчан да ярдәмнән баш тартмыйлар, һәркайда теләп катнашалар. Конкурс нәтиҗәләрен жюри рәисе Рәисә Камалова игълан итте. Барысы да истәлекле бүләкләр алды.

Элек авылда һәр ишегалдында кәҗәләр тотканнар. Иң азы – 10 баш, бу бер хуҗаның. Иң күбе – 30дан 40ка кадәр булган. Хәзер алай күп түгел, әмма без баш санын арттырырга һәм бәйрәмне ел саен уздырырга тырышачакбыз. Рәисә Шакирҗан кызы бәйрәмне оештыручыларга барысына да рәхмәт белдерде. Бәйрәм мәдәният йортында чәй эчү белән тәмамланды.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*