tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәхия һәм Нәдип учагы
Сәхия һәм Нәдип учагы

Сәхия һәм Нәдип учагы

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Гаилә елын билгеләп үтүнең максаты – гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру.

Гаилә бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләре, шатлык-көенечләре белән алга баручы зур бер машина кебек. Аны туры юлдан тайпылмыйча алып бару хатын-кыздан да, ир-аттан да акыл һәм сабырлык таләп итә. Сынауларны үтә алганнар гына үзләрен бәхетле тоя, матур яши. Гомерләренең алтын көзләрен дә бәхетле пар булып каршы алучылар сирәк.

Сәхия һәм Нәдип Рафиковлар – сугыш чоры балалары. Нәдип абый – 1931 елда, Сәхия апа 1935 елда дөньяга килгән. Икесе дә сугыш чорының бөтен авырлыкларын күргән, ачлык-ялангачлыкны кичергән. Алар балачакларын күз яшьләрсез искә дә ала алмый.

– Ул чорларны күпме сөйләсәң дә сөйләп бетерерлек түгел. Ашарга да, кияргә дә юк иде. Бер инәйгә ничә бала! Инәй иртә таңнан эшкә китә, өйдә ягарга утын юк. Нәрсәгә тотынсаң, шул юк. Бик авыр чорлар булды ул, балачак булмады, бик тиз арада үсәргә туры килде безгә, – диләр Рафиковлар.
– Басуда урак уруда да, көлтә сугуда да эшләргә туры килде. Куллар авырта, аяклар сызлый торган иде. Ат җигә башласак буй җитми. Шулай да эшләдек, авырсынмадык. Бирешергә ярамый, чөнки әтиләребез, абыйларыбыз – сугышта! Без дә эшләмәсәк, әниләребезгә, әбиләребезгә кем булышыр иде?! Ул чорда үләннәр ачлыктан алып калгандыр инде. Әнкәй: “Урманда ашар үлән дә калмады”, – дип әйтә иде, –  дип искә ала ул чорны Нәдип ага.
Сугыштан соңгы авыр елларда Сәхия апа да, Нәдип абый да колхозда эшли. Балачакны күрми, сизми генә яшьлек чорына аяк баса алар.

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*