tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Үз милләтен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас”
“Үз милләтен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас”

“Үз милләтен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас”

Башкортстан Республикасы Милли әдәбият музеенда тарихчы, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, Үзәк диния нәзарәте мөфтие Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 165 ел тулуга багышланган һәм “XIX-XX гасырлардагы әдәбият һәм мәдәният тарихында галим-мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиновның роле” дигән темага “түгәрәк өстәл” үтте.

Чарада Башкортстанның күренекле язучылары, галимнәр, тел һәм әдәбият белгечләре, философлар, тарихчылар, әдәбият музееның барлык филиаллары вәкилләре катнашты. Шулай ук, ерак араларны якынайтып, Татарстаннан Ризаэтдин Фәхретдиновнең мемориаль музее директоры, әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова да килде. Анда Уфаның күпсанлы студентлары да килүе куандырды.

Татарстаннан килгән Диләрә Гыймранова көннең икенче яртысында Уфаның “Ихлас” мәчетенең конференцияләр залына “Сәхибҗамал” татар хатын-кызларының төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Башкортстан мөслимәләр берлеге тарафыннан чакырулы иде. Монда Ризаэтдин Фәхретдинның тууына 165 ел мөнәсәбәтле, аның хатын-кызларга багышланган иҗаты буенча “түгәрәк өстәл” үткәрелде.

Диләрә Габделкави кызы бөек мәгърифәтченең хатын-кызларга, гаиләгә, тәрбиягә багышланган иҗаты хакында тирән эчтәлекле, кызыклы итеп, мисаллар китереп сөйләве беркемне дә битараф калдырмады. Ул, шулай ук, Ризаэтдин Фәхретдиннең былтыр дөнья күргән “Мәшһүр хатыннар” китабы белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җавап алды.

Ризаэтдин Фәхретдиннең “Үз динен, үз телен, үз гореф-гадәтләрен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас”, дигән нәсыйхәтенә ярашлы, шушы өч терәкне: динебез Исламны, туган телебезне, милли йолаларны саклау һәм һәрдаим куәтләү кирәклеге ассызыкланды.

Әйе, “Гаилә елы” башланганда Ризаэтдин Фәхретдиннең яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә һәм гаиләгә, хатын-кызларга багышланган әдәби әсәрләре, нәсыйхәтләре, гыйльми хезмәтләренә шундый чараларда игътибар бирү күркәм эшләрнең башлангычы булыр дип өметләник.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*