tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә “Сәлам” рухи тәрбия курслары үткәрелде
Бөгелмәдә “Сәлам” рухи тәрбия курслары үткәрелде

Бөгелмәдә “Сәлам” рухи тәрбия курслары үткәрелде

Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә мәктәп яшендәге малайлар өчен “Сәлам” рухи тәрбия курсларының кышкы сменасы төгәлләнде. Аны Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте оештырды.

Каникул вакытында малайлар Коръән сүрәләре һәм һәрбер мөселман белергә тиешле догалар ятлады. Курс мөгаллимнәре алар өчен әхлак дәресләре үткәрде. Шулай ук саф һавада актив уеннар уздырылды, көненә ике тапкыр туклану оештырылды.

Курслар вакытында балалар шәһәрнең Үзәк мәйданындагы шугалакка барды. Алар хоккей уйнады һәм тимераякта шуды.

Курслар төгәлләнгән көнне барлык балалар бүләкләр алды. Аларга дәресләр бик ошады, киләсе каникулларда янәдән очрашырга теләк белдерделәр.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*