tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Камчатка краена бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Камчатка краена бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Камчатка краена бара

16-17 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Камчатка краенда була.

Биредә Васил Шәйхразыев Камчатка краеның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашачак. Очрашуда 2023 елга нәтиҗәләр ясалачак һәм 2024 елга планнар билгеләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*