tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергачта чемпионнар мастер-класс уздырды
Сергачта чемпионнар мастер-класс уздырды

Сергачта чемпионнар мастер-класс уздырды

4 январь көнне Түбән Новгород өлкәсендә Сергачның “Лидер” ФСКсында безнең татар көрәшенә аяк ба­сып килүче яшьләргә бу милли спорт төре буенча Дөнья, Европа һәм Россия чемпион­нары мастер-класс бирде. Әлеге идея белән Мәскәүдә яшәүче сафаҗайлы Рафаил Вилданов чыкты.

Урында мәйданчыкны һәм тиешле шарт­ларны билбаулы көрәш буенча өлкә федера­циясе президенты Ирфан Шаипов һәм шушы федерациянең башкарма директоры Рафаэль Арифуллин кайгыртты.

Әлеге форсаттан файдаланып, Бөтенроссия билбаулы көрәш федерациясе президенты Ру­шан Рамазанов катнашында өлкә көрәш феде­рациясе үзенең Совет утырышын да уздырды, беренче Олимпия уеннары чемпионы Шазам Сафинның якты истәлегенә билбаулы көрәш буенча үткәрелеп килгән Гомумроссия турни­рын яңадан торгызырга кирәклеге турында да фикер алыштылар, Ирфан Таһир улының отчёты һәм киләчәккә планнары белән дә та­ныштылар.

Ә мастер-класс алдыннан яшьләр гомумкоманда күнегүләрен хәрбиләр арасында грек- рим көрәше буенча Дөнья чемпионы, безнең көрәш буенча Дөнья ярышлары призёры, күп тапкыр Россия чемпионы, Халыкара спорт оста­сы Эмиль Шәрәфетдинов җитәкчелегендә үтте.

Шулай ук яшь буынга үз осталыкларын һәм көрәш серләрен Рамил Нуриманов, Марат Усманов, Ринат һәм Ришат Сәбитовлар, Да­мир Юсупов, Камил Хәйретдинов, Рафаил Вилданов, Максут Сәмиуллин, Илһам Айсин, Дамир Шиапов, Шәмил Динмөхәммәтов ачты­лар, ә кирәкле урында аларның алымнарына тиешле комментарийларны Россиянең атка­занган физкультура укытучысы Зәки абый Ва­лемеев бирә барды.

Олег ХӨСӘИНОВ.

Автор фотосы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*