Соңгы елларда мәгарифне үстерүгә бар яклап та нык игътибар бирелә дип күп язабыз – бакча-мәктәпләрнең материаль-техник базасы гел яңартыла тора, “Мәгариф” милли проект кысаларында төрле программалар тормышка ашырыла, кайбер җирләрдә кадрлар мәсьәләсе бераз кискен торса да, булганнары бүгенге таләпләргә туры килер өчен, даими рәвештә махсус курсаларда белемнәрен арттыра, категорияләрен яңарта тора. Иң кызганычы – авылларда мәктәпләр ябыла, менә безнең өлкәнең дә 34 татар авылының нибары тугызында гына калды инде белем бирү учреждениеләре.
Хәзерге заманда авыл мәктәбе шәһәрнекеннән аерылмый диярлек һәм үткән атна ахырында Түбән Новгород өлкәсе Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбендә булып кайткач, моңа тагын бер тапкыр инандык – өч катлы матур, иркен, май кебек җылы бина, мәктәп алдыннан, холлдан тотынып Яңа ел уңаеннан бар җире дә матур итеп бизәлгән, заманча җиһазландырылган якты, иркен класс бүлмәләре – кыскасы, искиткеч!
Бүгенгә биредә ике авылдан – Зур һәм Кече Рбишчадан 218 бала белем ала, ә бу көнне уку-укыту сыйфатын үстерү өлкәсендә тагы бер зур вакыйга булды – өч цифралы укыту мохите (ЦОС – цифровая образовательная среда) һәм медиаүзәк ачылды. Болар барысы да дәвамлы рәвештә Саров шәһәренең “Кванториум” мобиль технопаркы белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе һәм, әлбәттә, Кызыл район администрациясенең финанс ярдәме белән эшләнгән эшләр.
“Мәгариф” милли проектының төп максаты – заманча һәм куркынычсыз, цифралы уку-укыту мохитен булдырып, төрле дәрәҗәдә югары сыйфатлы белем бирү. Шулай ук ЦОС тирә-як мохитне кабул итәргә, кызыксыну уятырга, бар нәрсәгә карата да үз фикереңне формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Заманча технологияләрне кулланып җиһазландырылган класс бүлмәләрен һәм медиаүзәкне ачу тантанасында Кызыл район администрациясе башлыгы урынбасары Рафаэль Ильясов, Зур Рбишча авыл администрациясе башлыгы Наил Хөсәенов, подрядчы оешма җитәкчесе Александр “Кванториум” мобиль технопарк җитәкчесе Елена катнаштылар. Мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдинова кунакларны, укытучыларны, укучыларны сәламләп, барлык башлангычларда да зур финанс ярдәм күрсәткән район администрациясенә рәхмәт белдерде, ә Александр Денисовны барлык эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкарган өчен мәктәп администрациясе исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләде. “Без өлкә буенча бик күп җирдә бихисап проектларны гамәлгә тапшырабыз, күп оешмалар белән хезмәттәшлек итәбез, әмма биредәге кебек дустанә, җылы мөнәсәбәтләр артык бер җирдә дә юк, рәхмәт сезгә”, – диде Александр Валерьевич җавап сүзендә һәм шулай ук район администрациясенә бу проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәтен белдерде. Аннары өч ЦОС кабинеты – 1 катта башлангыч класслар өчен бер кабинет һәм өченче катта ике кабинет тантаналы рәвештә ачылып, һәрбересендә дәрес фрагменты күрсәтелде (фотода). Бер сүз белән әйткәндә, искиткеч – үзенчәлекле махсус җиһазлар, интерактив экран, һәр партада һәр укучы өчен өр-яңа ноутбук, әйтерсең, ниндидер фантастик кино карыйсың! Шәхсән миндә бала чакка кайтып, шушындый мөмкинлекләре булган мәктәптә уку теләге уянды хәтта, их, мин әйтәм, вакытны кайтарып булсачы! Ә инде биредә укучы балалар өчен ихластан шатландым – мондый шартларда укымас җирдән укыйсы килә торгандыр.
Медиаүзәк дигәне үзе бер аерым дөнья – биредә укучылар фотога, видеога төшерү, радио-телетапшырулар әзерләү, журналистика, график дизайн белән шөгыльләнү һәм тагын бик күп юнәлешләрдә үзләрен сыный ала. Кыскасы, җаның ни тели, шуның белән шөгыльлән!
Тантаналы чаралар мәктәпнең актлар залында “Кванториум” мобиль лаборатория остазлары әзерләгән чара белән тәмамланды. Алар уздырган алты атналык укуларда 164 укучы өстәмә белем бирү модулен өйрәнгән, берничә команда төрле проектлар өстендә эшләгән һәм шул проектларны якладылар. Һәр командага сертификатлар тапшырылды, ә алып баручы кызыклы викторина оештырды. Анда укучылар актив катнашып, 36 сәгатьлек укуларда алган белемнәрен күрсәттеләр, барлык сорауларга да тиз һәм дөрес җаваплар бирделәр. Ахырда Гөлнара Раисовна “Кванториум”ның остазларына Рәхмәт хатлары тапшырды, барысын да киләчәк Яңа ел белән котлап, җылы теләкләр, уңышлар теләде. Елена Павловна да, үз чиратында, мәктәп администрациясенә рәхмәт белдереп, мәктәпнең баш хәрефләреннән торган сувенир һәм үзенчәлекле фигуралардан торган шахмат уены бүләк итте. Ә инде яшь директор Гөлнара ханым җитәкләгән тәҗрибәле педагоглар коллективы булганда укучыларның зур уңышларга ирешүенә шик юк.
“Туган як” газетасы