tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Квантрум» эшен тәмамлады
«Квантрум» эшен тәмамлады

«Квантрум» эшен тәмамлады

Соңгы елларда мәгарифне үстерүгә бар яклап та нык игъ­тибар бирелә дип күп язабыз – бакча-мәктәпләрнең материаль-техник базасы гел яңартыла тора, “Мәгариф” милли проект кысаларында төрле программа­лар тормышка ашырыла, кайбер җирләрдә кадрлар мәсьәләсе бераз кискен торса да, булган­нары бүгенге таләпләргә туры килер өчен, даими рәвештә махсус курсаларда белемнәрен арттыра, категорияләрен яңарта тора. Иң кызганычы – авыллар­да мәктәпләр ябыла, менә безнең өлкәнең дә 34 татар авылының нибары тугызында гына калды инде белем бирү учреждениеләре.

Хәзерге заманда авыл мәктәбе шәһәрнекеннән аерылмый диярлек һәм үткән атна ахырында Түбән Новгород өлкәсе Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбендә булып кайткач, моңа тагын бер тапкыр инандык – өч катлы матур, иркен, май кебек җылы бина, мәктәп алдыннан, холлдан тотынып Яңа ел уңаеннан бар җире дә матур итеп бизәлгән, заманча җиһазландырылган якты, иркен класс бүлмәләре – кыскасы, искиткеч!

Бүгенгә биредә ике авылдан – Зур һәм Кече Рбишчадан 218 бала белем ала, ә бу көнне уку-укыту сыйфатын үстерү өлкәсендә тагы бер зур вакыйга бул­ды – өч цифралы укыту мохите (ЦОС – цифровая образовательная среда) һәм медиаүзәк ачылды. Болар барысы да дәвамлы рәвештә Саров шәһәренең “Кванториум” мобиль технопаркы белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе һәм, әлбәттә, Кызыл район администрациясенең финанс ярдәме белән эшләнгән эшләр.

“Мәгариф” милли проектының төп максаты – заманча һәм куркынычсыз, цифралы уку-укыту мохитен булдырып, төрле дәрәҗәдә югары сыйфатлы бе­лем бирү. Шулай ук ЦОС тирә-як мохит­не кабул итәргә, кызыксыну уятырга, бар нәрсәгә карата да үз фикереңне форма­лаштырырга мөмкинлек бирә.

Заманча технологияләрне кулланып җиһазландырылган класс бүлмәләрен һәм медиаүзәкне ачу тантанасында Кызыл район администра­циясе башлыгы урынбасары Рафаэль Ильясов, Зур Рбишча авыл админи­страциясе башлыгы Наил Хөсәенов, подрядчы оешма җитәкчесе Александр “Кванториум” мобиль тех­нопарк җитәкчесе Елена катнаштылар. Мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдинова кунакларны, укытучы­ларны, укучыларны сәламләп, барлык башлангычларда да зур финанс ярдәм күрсәткән район администрациясенә рәхмәт белдерде, ә Александр Де­нисовны барлык эшләрне вакытын­да һәм сыйфатлы башкарган өчен мәктәп администрациясе исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләде. “Без өлкә буенча бик күп җирдә бихисап проектларны гамәлгә тапшырабыз, күп оешмалар белән хезмәттәшлек итәбез, әмма биредәге кебек дустанә, җылы мөнәсәбәтләр артык бер җирдә дә юк, рәхмәт сезгә”, – диде Александр Валерьевич җавап сүзендә һәм шулай ук район администрациясенә бу про­ектларны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәтен белдерде. Аннары өч ЦОС кабинеты – 1 катта башлангыч класслар өчен бер кабинет һәм өченче катта ике кабинет тантаналы рәвештә ачылып, һәрбересендә дәрес фрагмен­ты күрсәтелде (фотода). Бер сүз белән әйткәндә, искиткеч – үзенчәлекле мах­сус җиһазлар, интерактив экран, һәр партада һәр укучы өчен өр-яңа ноутбук, әйтерсең, ниндидер фантастик кино карыйсың! Шәхсән миндә бала чакка кайтып, шушындый мөмкинлекләре булган мәктәптә уку теләге уянды хәтта, их, мин әйтәм, вакытны кайтарып бул­сачы! Ә инде биредә укучы балалар өчен ихластан шатландым – мондый шартларда укымас җирдән укыйсы килә торгандыр.

Медиаүзәк дигәне үзе бер аерым дөнья – биредә укучылар фотога, ви­деога төшерү, радио-телетапшырулар әзерләү, журналистика, график дизайн белән шөгыльләнү һәм тагын бик күп юнәлешләрдә үзләрен сыный ала. Кыскасы, җаның ни тели, шуның белән шөгыльлән!

Тантаналы чаралар мәктәпнең актлар залында “Кванториум” мобиль лабора­тория остазлары әзерләгән чара белән тәмамланды. Алар уздырган алты ат­налык укуларда 164 укучы өстәмә бе­лем бирү модулен өйрәнгән, берничә команда төрле проектлар өстендә эшләгән һәм шул проектларны якла­дылар. Һәр командага сертификатлар тапшырылды, ә алып баручы кызыклы викторина оештырды. Анда укучылар актив катнашып, 36 сәгатьлек укулар­да алган белемнәрен күрсәттеләр, барлык сорауларга да тиз һәм дөрес җаваплар бирделәр. Ахырда Гөлнара Раисовна “Кванториум”ның остазла­рына Рәхмәт хатлары тапшырды, ба­рысын да киләчәк Яңа ел белән котлап, җылы теләкләр, уңышлар теләде. Еле­на Павловна да, үз чиратында, мәктәп администрациясенә рәхмәт белдереп, мәктәпнең баш хәрефләреннән торган сувенир һәм үзенчәлекле фигуралар­дан торган шахмат уены бүләк итте. Ә инде яшь директор Гөлнара ханым җитәкләгән тәҗрибәле педагоглар коллективы булганда укучыларның зур уңышларга ирешүенә шик юк.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*