Күбәк авылы тарихы ХVI-ХVII гасырларга барып тоташа. 1930 елга кадәр Күбәк Уфа губерниясе Минзәлә кантоны Әмәкәй өязенә керә. Документларда авыл беренче тапкыр 1762 елда телгә алына. Телдән телгә күчүче легенда буенча, авылның исеме анда беренчеләрдән булып күченгән Кобәк исеменнән алынган.
Авылның көнчыгыш һәм көнбатыш ягында урманнар үскән. Күбәклеләр, ел саен урман кисеп, сөрүлек җирләр мәйданын арттырган. Түреш елгасыннан көнчыгышка таба авылдан 2-3 км ераклыкта үсеп утыручы ялгыз имән шул чорлардан калган, диләр. Авылдан көньякка таба якынча 3 км ераклыкта, Торна тавы итәгендә басу уртасында ялгыз каен үсә, ул да кайчандыр урман уртасында булган.
1870 елда авылда 104 хуҗалыкта 412 кеше яшәгән. 1796 елгы документтан күренгәнчә, 105 вотчинникка һәм 62 припущенникка җир бүленеп бирелгән. Революциягә кадәр Күбәктә яшәүчеләр башкортларга, типтәрләргә һәм казан кешеләренә бүленгән. Сыйнфый бүленеш тә – крестьяннарга һәм байларга – ачык күренгән. Башкорт гаиләләрендәге һәр ир-атка – 15 дисәтинә (1,09 га), типтәрләргә – 4, казан татарларына 3 дисәтинә җир бирелгән.
1921 елга кадәр авылда 2 урамда 150ләп хуҗалык булган. Ачлык, уңыш булмаган елда бер урам халкы тулысынча диярлек үлеп бетә. Исән калганнар Түреш авылына күченә (ул чорда авыл Яңа Күбәк исемен йөртә). Шулай итеп Күбәктә бер урам гына кала.
1929 нчы елның 7 декабрендә авылда “Кызыл сабанчы” күмәк хуҗалыгы оеша. Колхозның 1316 гектар җиренең 1094 гектары – сөрүлек, 78 гектары печәнлек була.
1920 елда Күбәктә бер крестьян йортында башлангыч мәктәп ачыла. 1926-1927 елларда ике сыйныф бүлмәсе булган мәктәп бинасы төзелә. Соңрак Әмәкәйдән Латыйп бай йортын күчереп, аны мәктәп итәләр. 1979 елда 356 урынлык яңа мәктәп бинасы төзелә.
Бөек Ватан сугышына Күбәк авылыннан 96 кеше китә, бары тик 42се генә исән-сау әйләнеп кайта, 54 кеше хәбәрсез югала.
Чыганак: muslumirc.ru