tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә Түбән Новгород өлкәсеннән делегация килде
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә Түбән Новгород өлкәсеннән делегация килде

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә Түбән Новгород өлкәсеннән делегация килде

Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә Түбән Новгород өлкәсеннән Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы “Сергачский” Иҗтимагый совет рәисе Харис Хәкимов җитәкчелегендәге делегация килде. Яшьләр Казан кооператив институтына укырга керергә документларын бирде. Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән танышты. Күбесе юрист белгечлеген сайлады.

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының А. Садеков исемендәге Олы Рбишчә урта гомуми белем бирү мәктәбе белән узара хезмәттәшлек итә. Мәктәп директоры Гөлнара Фехретдинова җитәкчелегендә укучылар “Тукайга мәхәббәт илә..” конкурсында катнашып җиңүләр яулаган иде.

Яшьләрне Казан кооператив институтына укырга кертү кебек мөһим мәсьәләнең башында олпат зат Харис Хәкимов торды. Ел башында Казан кооператив институтында Түбән Новгород өлкәсе мәктәпләре өчен махсус ачык ишекләр көне дә үткәрелгән иде.

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*