Татарстанның төнъяк-көнчыгышында урнашкан Актаныш районында Кыр-Каентүбә исемле авыл бар. Ул Агыйделнен кушылдыгы Шәбез елгасы буенда җәелеп ята. Авыл бик зур түгел, ләкин анда иҗади халык яши.
Күптән түгел биредәге “Ак калфак” оешмасына йөрүче өлкәннәре “Чәк-чәк”не яңача ысул белән пешерергә өйрәнделәр. Мастер-классны Галимова Энҗе (Иске Кормаш авылыннан) үткәрде. “Шундый матур чара оештырганы өчен Мирзанурова Гүзәлия апага зур рәхмәт!” – дип язалар авылдан.