tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан мәшһүр тел галиме, профессор Фуат Әшраф улы Ганиев белән хушлашты
Казан мәшһүр тел галиме, профессор Фуат Әшраф улы Ганиев белән хушлашты

Казан мәшһүр тел галиме, профессор Фуат Әшраф улы Ганиев белән хушлашты

Казанда киң җәмәгатьчелек мәшһүр татар зыялысы – профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фуат Әшраф улы Ганиев белән хушлашты. Фуат ага безнең арадан 28 февраль көнне, 86нчы яшендә бакыйлыкка күчте.

Ф.Ганиев 1930 елның 1 августында Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, 1949-1954 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Укытучы, мәктәп директоры булып эшләп алгач, Казанга килә, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантура тәмамлый. 1963 елда кандидатлык, 1977 елда докторлык диссертациясен яклый. Шушы институтта фәнни хезмәткәр, тел белеме бүлеге мөдире булып эшли. Аннары институтның лексикография һәм лексикология бүлеге мөдире. Ф.Ә.Ганиев – Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында, Казан педагогика университетында дәресләр алып баручы профессор да була.

Фуат Әшраф улы исеме Татарстанда гына түгел, Россиядән читтә дә мәгълүм иде. Төрки дөнья аны үзенең тормышын төрки-татар тел белеме проблемаларын өйрәнүгә багышлаган олпат тел белгече, бик шәп фән мәктәбенә нигез салучы һәм илһамландыручы буларак белә.

Ф.Ә.Ганиевның гыйльми эшчәнлегендәге төп юнәлешләр – грамматика, татар телендә сүз ясалышы, рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасы, татар теленең аңлатмалы һәм тәрҗемә сүзлекләрен төзү, татар теленең орфография мәсьәләләре буенча эшләү. Аерым алганда, ул – татар тел белеме һәм тюркология проблемалары буенча 18 монография, 300дән артык мәкалә авторы, русча-татарча һәм татарча-русча, татарча-төрекчә һәм төрекчә-татарча сүзлекләр, татар теленең өч томлы аңлатмалы сүзлеге автордашы, татар телендәге 20дән артык капиталь сүзлекнең фәнни редакторы һәм автордашы, татар теленең өч томлы академик грамматикасының фәнни редакторы һәм төп авторларыннан берсе. Ф.Ганиев педагогик, иҗат һәм җәмәгать эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнгән. Аның фәни җитәкчелегендә татар теле белеме буенча 30дан артык докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре якланган.

 

 

Фуат Әшраф улы Ганиев Казанның татар зиратында җирләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*