Башкортстан һәм Татарстан гармунчыларын берләштергән чараның 23 еллык тарихы бар. Октябрьский шәһәренең Төркмән бистәсендә төбәкнең бер төркем сәнгать әһелләре төзегән “Дуслык” ансамбле катнашлыгында татар уен коралларының йөзек кашы — гармун бәйрәме оештырыла. Башкортстанда елдан-ел киң таныла баручы чарага Татарстанның күрше районнарыннан да иң оста гармунчылар чакырылу аның милли-мәдәни мохиттә дәрәҗәсен бермә-бер күтәрде. Шул рәвешле, гармунчылар бәйгесе даими үткәрелә башлаган Төркмән бистәсенең “Нур” клубы Ык буе төбәге гармунчыларының һөнәри үзәгенә әверелде. 9 сентябрьдә Башкортстанның көнбатыш төбәгендә оештырылган чираттагы күләмле чара – “Уйна, гармун!” фестивале моны янә бер кат раслады.
Гармунчылар бәйрәмен үз канаты астына алып, Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе халык сәнгатен үстерү юнәлешендә игелекле гамәлләрен тоташ Русия дәрәҗәсенә чыгарды. Атап әйткәндә, “Уйна, гармун!” халык бәйрәмен үткәрүгә моңарчы Русия Президенты гранты файдаланылды. Агымдагы елда исә Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән “Нур” клубының “Уйна, гармун!” халык бәйрәме проекты республика Башлыгының Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә грантлар фонды конкурсының җиңүчесе булып танылды.
Гармунчыларның Башкортстан Башлыгы гранты исәбенә үткәрелүче мәртәбәле фестивале оештыру дәрәҗәсе буенча өметләрне тулысынча аклады. Быелгы “Уйна, гармун!” бәйрәмендә Башкортстанның — 12, шулай ук Татарстанның 5 районыннан ике йөздән артык үзешчән сәнгать остасы, шул исәптән, йөздән артык гармунчы, 19 ансамль, 9 дуэт, 26 солист катнашты. Октябрьский шәһәре һәм Туймазы районы иҗади коллективларының аеруча зур активлык күрсәтүе табигый. Туймазының Кандра, Ярмөхәммәт һәм Түбән Бишенде авыллары үзешчән сәнгать осталары бәйрәмнең ямен арттыруга зур өлеш кертте. Татарстанның Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Түбән Кама һәм Ютазы төбәкләре үзешчәннәре һәм гармунчылар ансамбльләре шулай ук уңышлы чыгыш ясады.
Ә бәйрәмдә катнашучыларны исә данлыклы Төркмән бистәсе берләштерде. Бай тарихлы “Уйна, гармун!” фестиваленең кабатланмас традицияләре барлыкка килүе табигый. Бәйрәм халык йолалары рухында үзәк урамнарның берсендә башланды, гармун моңнары тиз арада халыкны җәлеп итеп, мәйданны тамашачылар белән тутырды. Үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары ачык һавадагы концертка әверелде, аннары гармунчылар һәм ансамбльләр коллективлары җыр-моңнар астында урамнар буйлап узды. Фестиваль программасына ярашлы, гармунчылар бәйрәмендә катнашучылар бистәнең аеруча абруйлы, милли рухлы шәхесләре, хезмәт ветераннары йортлары каршында тукталып, концерт номерлары белән чыгыш ясады. Республикада киң билгеле гармунчылар Алмаз һәм Айдар Юнысовларның чыгышлары бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде.
Бәйрәм кәефе “Нур” клубы алдындагы мәйданчыкны да биләп алды, “Уйна, гармун!” халык бәйрәмен рәсми ачу тантанасы биредә узды. Ил күләмендә танылу алган күркәм чараның илһамчысы, бәйрәмнең шәрәфле кунагы, Русиянең Дәүләт думасы депутаты, “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Римма Үтәшева, фестивальне ачык дип игьлан итеп, бәйрәмдә катнашучыларны ихлас тәбрикләде.
— Мин бүген Октябрьскийда эш сәфәре белән булдым, шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Николаевич Шмелев белән төбәкнең алдагы үсеш мәсьәләләре буенча фикер алыштык, — диде ул. — Октябрьскийда социаль юнәлештәге берничә эре объект күтәрелә, торак төзелеше киң колач белән бара. Гомумән, шәһәр төзекләндерү буенча республика һәм Русия күләмендә электән үрнәкле саналды, бу өлкәдә бай тәҗрибә тупланган. Безнең күп кенә башлангычларны да хуплап, Октябрьскийда ныклы ярдәм күрсәтәләр. Бүгенге бәйрәмнең исә асылы бик тә гади һәм һәркемгә аңлаешлы – гармун моңнары өчен чикләр дә, милләт аерымлыклары да юк, әмма ул кешеләрне берләштерергә һәм халыклар дуслыгын ныгытырга сәләтле. Нәкъ шушы сыйфатлары белән “Уйна, гармун!” фестивале хәзер Октябрьскийның “йөзек кашы”на әверелде дә инде.
Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Николай Шмелев котлау сүзе белән чыгыш ясады:
— Шәһәребездә 114 мең кеше яши, алар арасында 50 милләт вәкилләре исәпләнә. Халыкларның этномәдәни киңкырлылыгын, телләрен һәм гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерү максатында күптөрле мәдәни чаралар үткәрү матур гадәткә әверелде. Алар арасында өстенлекне фестивальләр, конкурслар, милли бәйрәмнәр алып тора. Шәһәрнең иҗади коллективларында бу юнәлештә зур эшчәнлек җәелдерелде, алар яңа төсмер һәм бизәкләр белән даими тулылана. 2001 елдан, мәсәлән, төбәктә курай моңнары киң тарала, даими үткәрелүче “Курай бәйрәме” һәм Республика курайчылар бәйгесе шәһәрнең мәдәни тормышында истәлекле вакыйга рәвешен алды. 2015 елдан башлап шәһәр урамнары һәм ял парклары “Казак мәдәнияте төбәкара фестиваль-конкурсы” мәйданчыкларына әверелә. Һәр елны без “Шатлан!” исеме астында Славян мәдәнияте төбәкара фольклор фестиваль-конкурсын, “Дуслык” милли мәдәниятләр фестивален үткәрәбез. “Уйна, гармун!” фестивале милли бәйрәмнәр арасында иң өлкәне санала. Шушы дәвердә мәдәни чарада чыгыш ясаучылар бер меңнән артты, катнашучылар саны 20 мең кеше тәшкил итә. Шулай туры килде – “Уйна, гармун!” халык бәйрәме Милли кием көнендә үтә. Илебезнең көчен күрсәтүче халыклар дуслыгы тантанасының ачык чагылышы да бу, — диде Алексей Николаевич.
Милли моңнар белән балкыган бәйрәмнең бизәге булып, әлбәттә, гармунчылар торды. Иҗади коллективлар арасында иң абруйлысы сыйфатында “Нур” клубының Венер Фәезов җитәкчелегендәге “Дуслык” ансамбле танылды, бәйрәмдә музыкаль чыгышларны башлау хокукы да аңа бирелде.
Күренекле композитор Рәис Ханнанов оештырган “Ярмәкәй егетләре” ансамбле исә фестивальдә 18 гармунчы белән катнашты. Алар арасында төрле һөнәр кешеләре. Саим Гыйззәтуллин, мәсәлән, шофер булып эшли, баянда уйный. Хәзер ул үзешчән сәнгатьсез тормышын күз алдына да китерә алмый. Дәрәҗәле бәйрәмдә беренче тапкыр чыгыш ясап, биредә яңа дуслар тапкан.
Әйткәндәй, быел үткән “Уйна, гармун!” бәйрәменә бу юллар авторы да шәхсән үзен бурычлы саный, ни өчен дигәндә, байтактан бирле күрешмәгән якын дустым Ринат Вилдановны очратып шатландым. Ул – Чакмагыш тарафларында билгеле кеше, озак еллар җитәкче вазыйфаларда хезмәт салып, лаеклы ялга чыкты. Оста баянчы буларак та даны киң таралган. “Идел” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе — Ренад Кәримов) составында чыгыш ясый, яшьлек дәртен һич югалтмаган.
Хәбиб Нәбиев Дүртөйле районының Күккуян авылында яши. Район Мәдәният сараеның ун гармунчыдан торучы “Илһам” ансамблендә шөгыльләнә. Бәйрәмдә катнашкан гармунчылар арасында легендар дәрәҗәдәге бихисап музыкантлар да бар, әлбәттә. Туймазыдан 94 яшьлек Җәмил ага Хәсәнов – шуларның иң өлкәне, үзе әйтүенчә, “Уйна, гармун!” бәйрәменең ветераны.
Югарыда санап үтелгән гармунчылар һәм иҗади коллективлар, “Нур” клубы алдындагы мәйданда чыгыш ясап, осталыклары белән танылды. Татарстанның “Моң”(Бөгелмә шәһәренең татар мәдәнияте үзәге, җитәкчесе — Нәҗип Килдияров), “Бөгелмә сердәшләре” (җитәкчесе — Регина Нәҗмиева) ансамбльләре, Ютазы районыннан Роберт Низамов чыгышлары зур уңыш белән үтте.
Гармунчылар фестиваленең программасына ярашлы, үзешчән сәнгать осталарының чыгышлары Октябрьский шәһәренең “Йолдызлы” паркында дәвам итәргә тиеш иде, әмма һава шартларына бәйле, бәйрәмнең Гала-концерты Милли мәдәниятләр үзәгенең зур залына күчерелде. Дистәдән артык номинациядә фестиваль җиңүчеләре ачыкланды, алар арасында Октябрьский шәһәре өчен чыгыш ясаган яшь баянчы, 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Арсений Бычов “Уйна, гармун!” халык бәйрәме Дипломы белән бүләкләнде.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.