Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Иделкәем-Кариев варислары” XIII төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр театр коллективлары, студияләре фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә
“Иделкәем-Кариев варислары” XIII төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр театр коллективлары, студияләре фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

“Иделкәем-Кариев варислары” XIII төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр театр коллективлары, студияләре фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

“Иделкәем-Кариев варислары” XIII төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр театр коллективлары, студияләре фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Фестиваль 1 сентябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында уза.

Конкурста драма һәм курчак театры номинацияләре каралган. Катнашу өчен гаризаларны 30 сентябрьгә кадәр Татар мәдәни ресурс үзәге сайтында калдырырга мөмкин – https://tatcultresurs.ru/event/xiii-mezhregionalnyy-festival-konkurs-detsko-yunosheskikh-teatralnykh-dramaticheskikh-i.

Беренче тур, читтән торып, 3-7 октябрь көннәрендә катнашучыларның видеоязмаларын карау формасында узачак. Ә 1-4 ноябрь көннәрендә спектакльләр Г. Кариев театры сәхнәсендә куелачак. Биредә шулай ук җиңүчеләр дә билгеләнәчәк.

Балалар театр коллективлары конкурсы 1990 елда “Алтын битлек” исеме астында уздырыла башлый. Соңрак, 2011 елда бәйгенең исеме “Иделкәем” дип узгәртелә. Ә 2019 елдан әлеге фестиваль-конкурска “Иделкәем – Кариев варислары” исеме бирелә.

Бүгенге көндә Татарстанның мәдәният йортлары һәм гомүмбелем бирү мәктәпләрендә 300дән артык балалар театр һәм курчак театры студияләре, коллективлары бар. Аларда 10 меңнән артык бала шөгыльләнә. “Иделкәем – Кариев варислары” фестивале республика балалар театр коллективларының дәрәжәсен арттыру, репертуарны һәм режиссерларның иҗади эзләнүләрен баету максатыннан үткәрелә.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*