tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле яшьлек дустым һәм аныӊ китабы
Күренекле яшьлек дустым һәм аныӊ китабы

Күренекле яшьлек дустым һәм аныӊ китабы

Бик борынгы татар авылларыныӊ берсе – Илмәт Чатказыныӊ тарихи сәхифәләрен яктырткан «Авылыма кайтыр идем…» китабыныӊ авторы, педагогика фәннәре докторы, профессор Илдар Касим улы Латыйпов, минем шикелле үк, шушы авыл тумасы.

Мин 1955 елда җәен туганмын, ә ул 1956 елныӊ көзендә туган. Шуӊа алар энем Алфрит белән бергә миннән ике класс түбән укыдылар. Мәктәп елларында энемә караганда, ул минем белән күбрәк аралаша иде, бугай, чөнки без икебез дә физкультура һәм спортка мөкиббән киткән укучылар идек. Уку елы тәмамланып җәйге каникулларга чыккач та, үзебез укыган Чепкас-Никольский сигезьеллык мәктәбе стадионыннан бер дә кайтып керми идек. Бернинди тренерсыз, икәүләшеп, тренировкалар ясыйбыз: биеклеккә һәм озынлыкка сикерәбез, кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерәбез. 60, 100 метрлы кыска дистанцияләрдә Илдар беренчелекне кемгә дә бирми иде. Бигрәк тә бер чакрым озын дистанциягә йөгерүләребез хәтергә нык уелып калган. Көн саен диярлек шул дистанциягә секундомерлар тотып йөгерәбез, икебезнеӊ дә нәтиҗәләр өч минуттан бераз өстәрәк. Илдарныӊ моныӊ белән һич килешәсе килми, теләге – бу нәтиҗәне өч минуттан берничә секундка булса да, түбәнрәк төшерү һәм ул моӊа иреште дә. Шунда мин, гадәттә, акрынрак кыймылдарга яраткан Илдарныӊ, стартка басуга, бөтенләй башка кешегә әверелүен күреп шаккаткан идем. Күзләре яна, бөтен игътибары бер ноктага тупланып, алга куелган максатына ирешүгә юнәлдерелгән, кул хәрәкәтләре кискенләшкән, аяк басуларына хәтле җиӊеләеп җитезләнгән. Аныӊ үҗәтлегенә сокланып, дөньякүләм үк булмаса да, спортта СССР күләмендә танылу алачак бу, дип уйлап куйганым һаман истә. Безне берләштергән икенче бер нәрсә – ул да булса, китапка тирән мәхәббәт иде. Ул бүләк иткән австрия язучысы Стефан Цвейгныӊ әсәрләр җыентыгы шәхси китапнанәмдә бүген дә саклана. Мине күбрәк татар, рус классикасы, көнчыгыш шигърияте кызыксындырса, аны спортка кагылышлы фәнни-популяр китаплар, күренекле спортсменнар, төрле өлкәләрдә танылган бөек шәхесләрнеӊ автобиографик, йә башка авторларныӊ алар турында иҗат иткән биографик әсәрләре кызыксындыра иде. Шуӊа минем булган акылымны еш кына хис-хыял дөньясы күмеп китә, ә Илдарныӊ, киресенчә, бөреләнергә генә өлгергән хисләрен дә акылы йомарлап тота кебек тоела иде.

1972 елда Илдар – Чувашия Республикасы Шемурша районы Чепкас-Никольский сигезьеллык мәктәбен, ә мин шул ук районныӊ Ѳч Балтай урта мәктәбен тәмамладым. Шуннан соӊ безнеӊ сукмаклар бик озакка аерылды.

Илдар мәктәптә тырышып, бик әйбәт укый, район күләмендәге төрле спорт ярышларында гел призлы урыннар яулый, активист була, шуӊа үзен Шемурша комсомол райкомы әгъзасы итеп сайлыйлар. Ул укырга педучилищеныӊ физкультура бүлегенә бернинди тоткарлыксыз керә һәм уку барышында автозаводныӊ өр-яӊа «Торпедо» спорт комплексында җиӊел атлетика буенча тренировкалар үтә.

1975 елда Ульяновск шәһәрендәге өченче педучилищыне уӊышлы тәмалагач, юллама буенча Ульяновск өлкәсенеӊ Чынлы районы Яӊа Алгаш сигезьеллык мәктәбенә физкультура укытучысы итеп эшкә җибәрелә. Бер ел эшләгәннән соӊ, броне була торып, үз теләге белән Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә китә. Армиядә хезмәт срогын тутырып кайткач, Иске Чүпрәле урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша. Бер уку елы эшләгәннән соӊ, бердәнбер сеӊелесе Нурзия бик каты авырып китү сәбәпле, әнисенеӊ чакыруы буенча авылга кайтырга мәҗбүр була һәм Чепкас-Никольский урта мәктәбендә физкультура укыта башлый. Кызганычка, 1981 елныӊ язында, мәктәпне дә тәмамлый алмаган килеш, Нурзия вафат була.

Әлеге уку йортында эшләгәндә, Илдар үзенеӊ тәүге мәхәббәте – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зоя Николаевна Иванованы очрата. Ѳйләнешеп, 1981 елныӊ сентябрь аенда икесе дә Шемурша РОНОсына эшкә күчәләр. Илдар башта спорт мәктәбендә җиӊел атлетика буенча тренер булып эшли, ә 1983 елныӊ августыннан спорт мәктәбен җитәкли. 1984 елда, читтән торып, Казан дәүләт педагогика институтыныӊ физкультура һәм спорт факультетын тәмамлый. Спорт мәктәбе директоры булып эшләү дәверендә, ул яшүсмерләргә физик тәрбия бирә торган әлеге учреждениене бөтен Чувашия Республикасына үрнәк итеп күрсәтерлек дәрәҗәгә җиткерә. Шуннан соӊ аны, районга эшкә күчерелгәнче миндә физкультура дәресләренә, чын-чынлап, мәхәббәт уятып калдырган укытучым Василий Иванович Максимов, райбашкарма комитеты председателе буларак, район мәдәният бүлеген җитәкләргә димли башлый. Илдар ризалашмагач, ул, коммунист нинди эшне ышанып тапшырсалар, шуны намус белән башкарырга тиеш, дип бу бәхәскә нокта куя. Шулай итеп, коммунист Илдарга бер елга якын мәдәният бүлеген җитәкләргә туры килә.

Бервакыт Чабаксар шәһәрендә җиӊел атлетика буенча даими уздырыла торган ярышларда район данын яклап йөргәндә, ул пединститут дипломында күрсәтелгән белгечлек белән Эстониядәге Тарту университетыныӊ спорт медицинасы факультетына укырга керү мөмкинлеге булуын ачыклый. Тик республика спорт комитетыннан юллама юллап, кирәкле документларны җыеп Мәскәү каласына барып җиткәндә, апрель урталары була инде, ә документлар март ахырларына кадәр генә кабул ителгәнгә, аны кире боралар. Әмма ул югалып калмый, документларын Мәскәүдәге тренерлар әзерли торган Югары мәктәпкә тапшыра һәм 1990 елныӊ сентябреннән биредә лекцияләр тыӊларга керешә. Югары мәктәпне уӊышлы тәмамлагач, шунда ук аспирантурага кабул ителә һәм кандидатлык диссертациясе яклый. Башта Мәскәү шәһәр педагогика университетында эшли. Докторантурадан соӊ, докторлык диссертациясе яклагач, Россия дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетына эшкә күчә. Шунда эшләп йөргәндә, Казандагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм унивеситетына эшкә чакырыла. Ул бу чакыруны шатланып кабул итә. Биредә аны кафедра мөдире итеп сайлыйлар. Соӊгы елларда исәнлеге нык какшау сәбәпле, кафедра мөдире вазифасыннан үз теләге белән китәргә мәҗбүр була. Хәзер ул шул кафедрада профессор, студентларга җиӊел атлетика һәм ишкәк ишү спортлары теориясеннән лекцияләр укый.

Профессор Илдар Касим улы Латыйпов – Россиянеӊ физкультура һәм спорт отличнигы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыныӊ «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе.

Туган авылыма кайткан арада, Илдар Латыйповныӊ фән өлкәсендәге казанышлары турында ишеткәли торсам да, кызганычка, ирешкән уӊышларына чын йөрәктән сөенеп, күӊелем белән гел изге теләктә торудан ары узып булмады. 2021 елныӊ көзендә, шушы китабы өстендә эшләгәндә, ул мине үзе эзләп тапты һәм шуннан без даими элемтәдә тора башладык. Китабына мин фәкыйрегезнеӊ кайбер шигырьләрен, берничә язмасын да урнаштырган. Китап, нигездә, рус телендә иҗат ителеп, минем тарафтан татарчага аударылды. Эчтәлеге фактик материалга бик бай, элеккеге фоторәсемнәр белән бизәлгән. Автор Чатказ Башы авылына Казан ханлыгы чорында ук нигез салынуын, турыдан-туры дәлил табып булмады, дип Е.И.Чернышевныӊ 1971 елда басылган «Казан ханлыгы салалары» исемле мәкаләсенә таянып дәлилләргә тырыша. Авылдагы шуннан соӊгы чорлардагы тарихи вакыйгалар барышы да документлар белән дәлилләнә.  Шундыйлардан морза Илмәт Тәгилдин улы Дәүләтовка 1677 елда бирелгән «Беркем дә кыерсытмасын өчен» дигән патша таныклыгыныӊ күчемәсе, йә булмаса, Югары Чатказ (Чатказ Башы) авылы җирләренеӊ унбер өлешен князьләр Илмәт белән Илмәкәй Тәгилдин уллары Дәүләтовларга бүленеп бирелүне рәсмиләштергән, 1687 елныӊ 2 маенда чыгарылган Патша указыныӊ копиясе. Аннан соӊ аларныӊ варислары әлеге җирләрне 19 йөз урталарында да үз артларына күчертә алмый суд юлын таптыйлар әле. Бу уӊайдан Буа өяз судыныӊ 1854 елныӊ 5 январында «572 нче Дело»ны караган беркетмәсенеӊ копиясе урнаштырыла. Җир өчен бәхәс, җир өчен көрәш 1933-1934 елларга кадәр сузыла әле. Шул елларда бер төркем байтирәклеләр безнеӊ авыл җирләренә дәгъва белдереп Мәскәү судына мөрәҗәгать итәләр. Аныӊ карары нигезендә Чатказ Башы авылыныӊ 200 гектар болыны, 500 гектар чәчүлек җирләре Ѳч Балтай һәм Байтирәк авыллары файдасына тартып алына. Шуннан соӊ җир мәсьәләсе бүтән судларда күтәрелми, бугай.

Автор 1928-1929 елларда активлаша башлаган колхозлаштыру хәрәкәтен бөтен каршылыклары белән, объектив бәяләп, күз алдына китереп бастырырга тырыша, хәтта колхозга керергә теләмәгән ярлы крестьяннарны районнан килгән вәкил Миначев белән үзен таныштырып торуны да кирәк санамаган Казан уполномоченныеныӊ ничек итеп көчләүләренә кадәр сурәтләп биргән.

Бәхәсле моментлары булуга карамастан, бу китап Сембер төбәк тарихын өйрәнүчеләргә дә, күпчелеге Ульяновск шәһәрендә яшәгән авылдашларыма да кызыклы һәм мавыктыргыч булыр, дип ышанасы килә.

Ирек ФИРГАЛИЕВ,

Абдулла авылы. 

Источник: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*