tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзәк Азия илләре татарлары Альянсының утырышы узды
Үзәк Азия илләре татарлары Альянсының утырышы узды

Үзәк Азия илләре татарлары Альянсының утырышы узды

Бүген, 17 сентябрь, Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия илләре татарлары Альянсының утырышы узды. Чараның модераторы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев иде.

-Безнең бурыч милләтне саклап калып телле, динле итеп, әти-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне саклап балаларга һәм оныкларга бирергә. Син үзенне татар итеп хис иткәндә синең оныкларын да әти-бабай телендә горурланып сөйләшә алса, менә син татар булып каласын, – диде Васил Шәйхразыев.

Чарада Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе Ришат Нәбиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары, «Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессы» Республика иҗтимагый берләшмәсенең Идарә рәисе Тәүфыйк Кәримов, Үзәк Азия илләре татарлары Альянсы рәисе, Кыргызстан Республикасының  «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Гөлсинә Ульмаскулова, Үзәк Азия илләре татарлары Альянсы рәисе урынбасары, «Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессы» Республика иҗтимагый берләшмәсенең рәис урынбасары,  педагогика фәннәре докторы, профессор, галим, шагыйрь Гриф Хәйруллин, Таҗикстан Республикасы «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе Римма Хәмзина һәм Джалал-Абад өлкәсе буенча «Идел татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Эльмира Алимҗанова чыгыш ясады. Сүз Үзәк Азия илләре татарлары Альянсының эш планын төзү турында барды.

-Барлык чыгыш ясаучыларга да бик зур рәхмәт! Бик кызыклы, мөһим фикерләр, тәкъдимнәр булды. Протоколга кертеп аларны тормышка ашыру өстендә эшне башларга, Үзәк Азия илләре татарлары Альянсы эшчәнлегенең юл картасын төзергә кирәк булачак, – дип йомгаклады утырышны Милли Шура рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*