tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстанда Әнисә Бикбулатованың «Кыргызстан татарлары» китабын тәкъдим иттеләр
Кыргызстанда Әнисә Бикбулатованың «Кыргызстан татарлары» китабын тәкъдим иттеләр

Кыргызстанда Әнисә Бикбулатованың «Кыргызстан татарлары» китабын тәкъдим иттеләр

2021 елның 22 июнендә Алыкул Осмонов исемендәге Кыргызстан Республикасы Милли китапханәсендә тарих фәннәре докторы, КМУ археология, этнология, чыганак белеме һәм тарих кафедрасы профессоры Әнисә Бикбулатованың «Кыргызстан татарлары» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Кыргыз Милли университеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, басманың кыйммәте зур һәм хезмәт тарих, этнология, диаспорология, политология, мәдәният өлкәсендә белгечләргә тәкъдим ителә. Китап полиграфик яктан яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора, ул Казан шәһәрендә (Татарстан Республикасы) нәшер ителгән.

Монографиядә Кыргызстанның татар диаспорасы формалашу тарихы буенча тикшеренү материаллары, халык саны һәм урнашу динамикасы тәкъдим ителгән. Китап сигез бүлектән тора. Анда мәгарифне үстерү һәм социаль-һөнәри эшчәнлек, татарларның этнодини тәңгәллеге компонентлары, «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе эшчәнлегенә анализ һ. б. мәсьәләләр яктыртылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*