tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Пенза һәм Саратов өлкәләре вәкилләре белән очрашты
Данис Шакиров Пенза һәм Саратов өлкәләре вәкилләре белән очрашты

Данис Шакиров Пенза һәм Саратов өлкәләре вәкилләре белән очрашты

Бүген, 23 июньдә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Пенза һәм Саратов өлкәләре вәкилләре белән очрашты.

Киңәшмәдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Россия Федерациясе төбәкләренең татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ислам хәзрәт Дашкин, Пенза өлкәсенең Х.Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге генераль директоры Рәшит әфәнде Куряев катнаштылар.

Очрашуда фән һәм мәгариф, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар үткәрүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ислам хәзрәт Дашкин, Урта Әләзән авылында инде дәвамында 5 ел шәхси мәктәп эшләп килүен, әлеге оешманың эшчәнлеге татар, гарәп һәм инглиз телен өйрәнүгә юнәлдерелгәне хакында сөйләде. Хәзерге вакытта Пенза шәһәрендә дә шундый ук мәктәп булдыру турында сөйләшүләр алып барыла. Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы кадрлар, уку әсбаплары белән тәэмин итү һ. б. мәсьәләдә ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үтте.

Моннан тыш, очрашуда Пенза өлкәсендә фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү турында да сөйләштеләр. Аларның берсен Пенза өлкәсенең иң борынгы торак пункты, Алтын Урда цивилизациясе һәйкәле – Наровчат авылы тарихына багышлау планлаштырыла.

Очрашуда шулай ук Пенза шәһәрендә “Татар бизнесменнары клубы” булдыру турында да сөйләштеләр. Әлеге оешма Саратов һәм Мордовия шәһәрләрендә эшләп килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*