tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күркәм традиция
Күркәм традиция

Күркәм традиция

Өлкә татар автономиясе каршында уңышлы эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының ел башында уздырылып килә торган йомгаклау утырышы традициягә керде инде һәм үткән елларда ул Сергачта, Уразавылда булса, быелгысы Пильнада узды. Әле үткән елгы утырышта өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев шундый тәкъдим белән чыккан иде һәм 13 февраль көнне иң актив эшләүче, иҗтимагый тормышның уртасында кайнаучы биш дистәгә якын аккалфаклылар Пильнаның “Розовый фламинго” кафесына җыелды. Кызыл Октябрь, Сергач, Спас, Пильна округларының күп кенә татар авыллары вәкилләре бар иде, төрле сәбәпләр белән килә алмаучылар да булды, әлбәттә.

Ханымнар бит инде бер-берсен күптән белә, барысы да туганнар кебек күреште, аралаша башлады һәм шуңа да тиз арада җылы атмосфера урнашты. Петрякс, Сафаҗай авыллары делегацияләре бик матур күргәзмәләр дә төзегән, ә инде һәрбер ханым китергән милли камыр ашларының исәбе-хисабы юк иде – төрле эчлекләр белән әзерләнгән бәлешләр, катлама, күптермә һ.б. һ.б. Искиткеч уңган шул безнең татар хатыннары!

Матур табын артына утырышкач, Әлфия Аймалетдинова җитәкчелегендәге Сафаҗай балалар бакчасы хезмәткәрләре бик матур җыр белән сәламләде, барысының да аларга кушылып җырлавы искиткеч күренеш булды, ә гармунда Сафаҗайның яшь таланты Вахит Сөләйманов уйнады. Бу ханымнар һәрбер үткәрелгән чарада үзенчәлекле, матур чыгышлары, милли костюмнары белән гел шаккатыралар, менә бу юлы да яңа күлмәк-камзолдан иделәр, ә инде бердәмлекләре үрнәк алырлык.

Аннары өлкә татар автономиясенең башкарма директоры урынбасары, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина чараны ачып, сүзне хөрмәтле кунакларга бирде. Мирзәхләм Гаярович, Пильна округы администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Клинцева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Любаева аккалфаклыларны сәламләделәр. “Без бик шат сезне, ниһаять, Пильна җирлегендә күрергә. “Ак калфак” оешмасы өлкә автономиясенең иң уңышлы проекты дип саныйм, русча әйткәндә, иң боевое. Без, ирләр, нинди көчле булсак та, хатын-кыздан башка берни эшли алмыйбыз, сез безгә көч-куәт биреп, илһамландырып торучылар, рәхмәт сезгә”, – диде Мирзәхләм Гаярович үзенең чыгышында.

Наталья Владимировна белән Анна Александровна да оешманың бердәм булып эшләвенә соклануларын белдереп, алда да тыгыз хезмәттәшлектә торуны теләделәр, бар яктан да уңган-булган татар хатын-кызлары бүтәннәргә үрнәк диделәр.

Алгарак китеп әйтим, чара барышында Спас округының депутатлар советы рәисе Рамил Салихҗанов, өлкә татар конгрессы рәисе Гөлнара Абдуллина, Пильна округы татарларының “Нур” оешмасы җитәкчесе Надирә Абдулганиева, Әлфия Аймалетдинова аккалфаклыларны сәламләп, күп җылы сүзләр әйттеләр.

Зилә ханым алып барган очрашу матур гына дәвам итте. Ул үткән елга кыскача йомгак ясап, агымдагы елга планлаштырылган чаралар белән таныштырды. “Татар малае. Татар кызы”, “Нижгарсылу”, “Нижгарбикә”, өлкә татар хатын-кызлар сходы, “Милли көй” кебек зур күләмле проектлар дәвам итәр, телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез сагында торучы бүтән чаралар да уздырылыр. Әлбәттә, җирлекләрдәге көндәлек эшләр дә, СВОга гуманитар ярдәм оештыру, ятьмәләр үрү дә алар арасына керә. Ятьмәләргә килгәндә, бу эш белән Татар Моклокасы, Бозлау, Тукай актив шөгыльләнә, тулаем алганда, бер генә татар авылы да якта калмый, илебез мәнфәгатен яклаучы ир-егетләребезгә төрле яктан ярдәм күрсәтелә һәм һәр авылда аккалфаклы ханымнар бу эшнең уртасында кайный.

Йомгаклау утырышына һәр округ вәкилләре елда ниндидер бер темага багышланган иҗади чыгыш әзерли. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы булганын истә тотып, чыгышлар да шуңа багышланган иде.

Сугыш вакытында да бит хатын-кыз күңел ачарга көч һәм вакыт тапкан. Татар Моклокасы һәм Сафаҗай кызларының чыгышы нәкъ шуңа бәйле иде. Ә инде чыгышларында якын кешесенең исән икәнен белдергән шатлыклы хәбәр алу, киресен исбатлаган “кара кәгазь” килүен күрсәткәндә, күз яшьләрен тыеп булмады. Кызларның оста итеп уйнавы аерым тема – бүген хәзер атаклы театрлар артистлары булырга әзер алар!

Бозлау, Тукай, Петрякс үзешчәннәреннән үзәк өзгеч җырлар, Кочко-Пожар, Шөбиле вәкилләреннән Бөек Ватан сугышына бәйле тарихи фактлар һәм шул темага сәнгатьле итеп сөйләгән шигырьләр, Кызыл Октябрь вәкилләре башкарган матур җырлар, Петрякс кызларының татар биюе – барысы да югары дәрәҗәдәге иҗади номерлар иде. Беркемнең дә исем-фамилиясен атамыйм, чөнки алар бик күп һәм барысы да искиткеч талант ияләре. Рәхмәт сезгә, кызлар, сез барыбыз өчен дә горурлык, милләтебезнең йөзек кашлары!

“Ак калфак” оешмабызның бер матур традициясе бар – якын арада юбилейлы туган көннәрен билгеләп үткән ханымнарны бүләкләү. Бу юлы да Зилә Ардинатовна ике актив ханымны – Татар Моклокасы мәдәният йрты методисты Гализә Кукаева белән Кочко-Пожарда яшәүче, Уразавыл мәдәният йортында хезмәт итүче адашым Наилә Жиһаншинаны юбилейлары белән котлап, автономия исеменнән бүләкләр тапшырды.

Бергәләп җырлашып, аралашып берничә сәгать вакыт сизелми үтеп китте. Биюләр, Гализә оештыруында кызыклы уеннар да булды.

Йомгаклау сүзендә Зилә ханым барысына да зур рәхмәт белдерде, ә Мирзәхләм Гаярович җәйгә табигать кочагында очрашырга тәкъдим итте һәм бу тәкъдим барысында да хуплау тапты.

Утырыш, гадәттәгечә, бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

Барлык китерелгән милли камыр ризыкларын Зилә ханым алып китеп, Мулино госпиталендә дәваланучыларга илтеп тапшырды.

Бу күңелле очрашуны оештырган һәм аның финанс өлешен каплаган өлкә татар автономиясенә, шәхсән Зилә ханым белән Мирзәхләм әфәндегә, кунакчыл Пильна җирлегенә, кафе хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдереп, киләсе очрашуларга кадәр дип таралышты аккалфаклылар. Ә очрашулар хәзер ешая – агымдагы атнада Татар Моклокасы мәдәният йортында округара “Татар малае. Татар кызы” конкурсы гөрләде, алда “Нижгарсылу”, “Нижгарбикә” конкурслары, өлкә сходы, кыскасы, эшлисе эшләребез күп, иң мөһиме – исән-сау булыйк һәм илебездә тынычлык урнашсын иде.

Наилә ЖИҺАНШИНА,

“Ак калфак” оешмасының округара кураторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*