Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музеенда Ижау шәһәренең «Чулпан» балалар театры театраль күренеш тәкъдим итте
Габдулла Тукай әдәби музеенда Ижау шәһәренең «Чулпан» балалар театры театраль күренеш тәкъдим итте

Габдулла Тукай әдәби музеенда Ижау шәһәренең «Чулпан» балалар театры театраль күренеш тәкъдим итте

21 февраль, Халыкара туган телләр көнендә, Габдулла Тукай әдәби музеенда
Ижау шәһәренең (Удмуртия) «Чулпан» балалар театры (җитәкчесе – Рәфилә Рәсүлова)
башкаруында Риза Ишморатның «Кайту» драмасыннан өзек күрсәтелде һәм Муса
Җәлилнең «Вәхшәт» шигыренә нигезләнгән театраль күренеш тәкъдим ителде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Ринат улы Зиннәтуллин катнашты. Ул һәрбер халык өчен үзенең туган теле якын, кадерле икәнлеген, аны сакларга һәм көндәлек тормышта актив кулланырга кирәклеген ассызыклады, шулай ук «Чулпан» балалар театры җитәкчесе Расулева Рафиләгә, әлеге матур чараны оештырган Габдулла Тукай әдәби музее директоры Төхвәтова Гүзәлгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*