Бүген, 25 июньдә, Кырым инженер-педагогик университетында ярымутрауда яшәүче татар хатын-кызларының беренче республика конференциясе үтәчәк. Аның темасы: “Кырым Республикасында татар хатын-кызларының актуаль проблемалары”. Ханымнар көн үзәгендә торган мәсьәләләрне барлап, чишү юллары эзләү белән мәшгуль булачак.