tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда ЮНЕСКО билгесе тапшырылуга багышланган тантана узачак
Болгарда ЮНЕСКО билгесе тапшырылуга багышланган тантана узачак

Болгарда ЮНЕСКО билгесе тапшырылуга багышланган тантана узачак

Изге Болгарда ЮНЕСКО билгесен урнаштыру урыны әлегә төгәл бигеле түгел. Хәзерге вакытта ике вариант карала. Аларны ЮНЕСКО институтлары белән килештерергә кирәк. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Болгар тарихи-археологик комплексының Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертелүенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, быел август аенда Болгарны рәсми рәвештә бөтендөнья мәдәни мирас һәйкәле дип тану турындагы сертификат һәм ЮНЕСКО билгесе тапшырылуы уңаеннан, зур тантана уздыру ниятләнә. “Бу чын йөрәктән һәм күңел өчен оештырылачак рәсми бәйрәм булачак. Анда ЮНЕСКО буенча югары вәкиллекне, Болгар җирлеген торгызуга өлеш керткән хәйриячеләрне дә чакырырга уйлыйбыз”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Гөлнара Гарифуллина, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*