Тарихны белү яшь буын өчен шулкадәр әһәмиятле, нәкъ шул үткәннәрне белү белән милләтең өчен горурлык та, тел дә, мәдәният тә бер чылбырга бәйләнгән. Тарихны белүне кирәк санамаган кешеләр дә шәҗәрәләрен кулларына китереп тоттыргач кичергән хисләр шулкадәр тирән була: алар борынгы бабайлары белән күрешкән шикелле тоялар үзләрен. Ә бабаң яшәгән чорны, аның тормышын чамаламау йөзне кызарта торган кичерешләр тудыра. Шуңа да тарих белән бәйле һәр эш сокландыра.
Төмән өлкәсе, Вагай районы кызы, хезмәт юлында танылып өлгергән журналист, җаваплы җирләрдә эшләгән Зөләйха Алишеваның үзе яши торган йортны үткәннәрдән кайтаваз итеп үзе, туганнары күреп, кулланып үскән экспонатлар белән җиһазлавын һәм анда эчтәлекле, онытылмас экскурсияләр үткәрүе турында язганыбыз бар инде. Кырынкүлдәге “Ретродом”га ерак шәһәрләрдән ишетеп килүләре сер түгел. Монда беркем дә чәйсез китми. Ә өстәлдәге искитмәле тәмле киптерелгән (вяленый) помидор, слива, груша кунакларны “телсез” калдыра. Аларны Зөләйха ханым үзенең рецепты белән әзерли һәм социаль челтәрләрдәге битләрендә эш барышы белән таныштыра. Шулай ук аның битләрендә үткәннәрдән бик тә кызыклы язмалар – себер татарлары турында истәлекләр укырга мөмкин.
Әле күптән түгел генә Зөләйха ханым тагын бер музей булдырырга уйлаган, ишегалдындагы өйдә “Кырынкүлдә татар музее” эшли башлады. Зөләйха ханым шулкадәр ачык, киң күңелле – ул үзенә тарих белән кызыксынучы һәркемне тартып тора. Кызыксынмаганнары да, аның 3 катлы өендә себер татар тарихы белән танышкач, шунда ук бу тырыш, гыйлемле кешеләргә гашыйк булалар, истәлекләргә чумалар. Аннары кая борынгы әйбер күрсәләр, аны бу йортка алып киләләр. Татар музееның киң ишекләрен ачар алдыннан, ихтирам йөзеннән, Зөләйха ханым нәкъ шундый ярдәмчеләрен хөрмәтләп чакырды. Алар бу көнне дә буш кул белән килмәгәннәр, кем әбисеннән калган матур рәсемле түгәрәк иләген, кем әнисенең шәм яктысында чиккән матур иҗат җимешен, чигелгән сөлгесен, кем үзенең кул эшләрен, кайсыдыр кунакларны тәмле чәй белән сыйларга савытлар алып килгән. Билгеле фотограф Валерий Бычковның себер татарлары тормышыннан дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган фотолары аерым урын алып торалар.
Ә хөрмәтле кунакларны автор-башкаручы Александра Морозова үзенең лирик җырлары белән сөендерде. Дуслары белән матур хисләр, яхшы кәеф бүләк иттеләр алар. Бард җырларында таныш түгел кешеләрне дә дуслаштыру көче бар.
Татар музеенда инде чыш-пыш килеп табада себер татарларының сумсалары бии иде. Наилә ханым Абраева үзенә генә хас серләре белән шулкадәр тәмле итеп пешерә аларны: авызда эреп кенә китәләр инде менә! Эчендәге гади генә бәрәңгесе дә патшалар сые сыман!
Музейның хуҗабикәсе – матур җырлары белән танылган, татар хәрәкәтендә актив катнашучы, Ямбайдагы тарихи музейда уңышлы эшләгән Розалия Бакиева тәфсилләп эшнең башлануы, экспонатларның кайлардан килүләре, аларның ни өчен куланылулары турында сөйләп бирде. Һәр әйбернең җаны бар монда, һәркайсы үзенчәлекле, кем беләндер бәйле, әле дә үз вазифаларын башкарырлык. Алар өлкәнең татарлар күпләп яши торган районнарыннан китерелгән. Мәсәлән, өлкәдә танылган келәмнәр тукучы Августа Риффельнең йөз еллык туку станогы гына ни тора! Тиздән анда чираттагы мастер-класста Розалия ханым келәмнәр тукып та күрсәтәчәк. Тагын да йон эрләгеч, Төмәндә эшләнелгән пианино, гармун, тукымалар үтүкли торган җайланма, самоварлар, көянтәләр, тегү машиналары, мичтә икмәк пешерү җайланмалары, чүлмәкләр – барысы да эштә сыналачак әле. Бу яктан хуҗабикәнең тәҗрибәсе җитәрлек. Теләүчеләр әти-әни, әби-бабалары тормышына “кайтып” килә алачак.
– “Ретродом”да боларның барысын да куярга мөмкинлек юк иде. Шуңа да күңелем гел эзләнде, татар тарихы белән генә бәйле экспонатлар куярга урын турында хыялландым. Һәм ишегалдында апамның өе бушагач, хыялыма юл ачылды. Бер ай эчендә урынтыгын (сәкесен) да ясап, барлык булган тарихи байлыкларыбызны урнаштырып, кунаклар кабул итәргә дә булдык. Наилә тәмле ашларын пешерсә, Роза барысын да тәртиптә тотачак, ә Розалия һәр эшне дә үзе башкарып үскән, башкаларга да күрсәтәчәк. “Кырынкүлдә татар йорты”нда элекке авыл өендәге мохиткә юл салыначак. Якындагы Кырынкүл мәктәбе укучылары да кызыксынырлар дип өметләнәбез, – дип сөйләде күркәм эшнең башында торган Зөләйха Алишева.
Монда татар рухы хөкем сөрә, балачак кайтавазы ишетелә, җылылык бөркелә. Күзләр тәрәзәләрдәге зур осталык белән чигелгән пәрдәләргә төшә. Әти-әни тиздән эштән кайтып керер, шуңа да әби тәмле сумса, өчпочмакларын (өчмөеш) пешереп өлгерергә ашыга сыман. Самоварда су кайный, чәйнектә урман үләннәреннән хуш исле чәй пешкән. Шулай хыялларга күмелеп Зөләйха һәм Роза Алишевалар тәкъдим иткән тәмле сыйлар белән сыйландык, Розалия Бакиева әзерләгән Олы күлдән килгән зууур карп балыгын тәмләдек. Шундый тырыш, милләт җанлы кызларга, аларны үстергән Сайрана апага күңел тулы рәхмәтләр белән кайттык.
Музейның икенче каты да бар. Анда кунакханә урнашкан, читтән килүчеләргә кунып калырга да була. Борынгы туганнарыбыз тормышының бай, заманы өчен алдынгы булуы экспонатларда да чагыла. Чуен чүлмәкләр, җиз самоварлар, эрләнгән-бәйләнгән киемнәр, агачтан ясалган көнкүреш кирәк-яраклары һәм башкалар – муллыкны, булганлыкны, гаиләдәге татулыкны күрсәтә. Укып, ишетеп кенә калмыйчан, татар йортын үз күзләрең белән күрү бик әһәмиятле, әлбәттә. Өйдәге әйберләр аша халкыбызның рухи, мәдәни хәзинәләрен ачыкларга, милләткә карата горурлык, хөрмәт хисләре тудырырга мөмкин.
Гөлнур ВӘЛИЕВА
Чыганак: “Яңарыш” газетасы