tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе шәһәрендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды
Чиләбе шәһәрендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды

Чиләбе шәһәрендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды

Бүген, 24 ноябрь, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Шулай ук очрашуда Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең Иҗтимагый элемтәләр идарәсе башлыгы Дмитрий Семенов, Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы рәисе Олег Гербер,Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова,  Чиләбе өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Ринат хәзрәт Раев, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе урынбасары Равил Гыйбадуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова конгрессның бу еллардагы казанышлары турында сөйләде, йомгак ясады һәм иҗтимагый хәрәкәт активистларын билгеләп үтте. Иҗтимагый оешма шәһәр, район, өлкә, төбәк проектларын тормышка ашырган. Лена Колесникова билгеләп үткәнчә, 2023 ел татар конгрессы өчен чыннан да бик уңышлы булды. Мондый нәтиҗәгә уртак тырышлык белән ирешкәннәр.

Васил Шәйхразиев очрашу катнашучыларын сәламләде. Ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессының эшчәнлеген югары бәяләде һәм 25 еллыгы белән котлады. Шулай ук Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале белән Татарстан Республикасының Атказанган артисты, Чиләбе шәһәре Татар-башкорт мәдәният үзәге рәисе Марат Канафин, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, Чибәркүл районының Россия Герое Герман Угрюмов исемендәге Бишкүл мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфисә Гарипова, Чиләбе өлкәсе татар  конгрессының Варна бүлеге җитәкчесе Зилә Якупова бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*