tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим районында III Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтә
Мөслим районында III Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтә

Мөслим районында III Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтә

24-25 ноябрьдә Мөслим районында III Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтә. Чара милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерүне, бәйрәмнәрне халкыбызга кайтаруны, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асрауны арттыруны күздә тота.

Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең Мөслим районы җирлегендә узуы табигый, чөнки кош-корт, ил күләмендә, республикабызда дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары Мөслим ягының бренды булып тора.

Быел фестивальдә катнашырга 471 кеше гариза җибәрде – ХМАО, Новосибирск, Омск, Свердловск, Пенза, Оренбург, Киров өлкәләре, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикалары. Бәйге октябрь-ноябрь айларында 7 номинация буенча барды, 33 җиңүче сайлап алынды.

Бүген “Яшьлек” спорткомплексында мәдәният хезмәткәрләре традицион йоланы сәхнәләштерәчәләр һәм каз канатларын һәм мамыгын эшкәртү белән бәйле һөнәрләр буенча мастер-класслар үткәрә. Шулай ук “Татар йорты” ихатасында чистартылган казларны юу йоласы уздырыла. Көннең икенче яртысында Мөслим районы Мәдәният йортында рәсем, чигү, милли ризыклар, мамык һәм кананттан ясалган эшләнмәләр һ.б. тематик күргәзмәләр эшләячәк.

Икенче көнне “Агролидер” кооперативының каз сую һәм эшкәртү цехы белән танышу плашлаштырылган. Шулай ук каз продукциясе ярминкәсе узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*