tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чиләбе шәһәрендә. Биредә ул Чиләбе өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Чиләбе өлкәсе Губернаторы урынбасары Анатолий Векшин, Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы рәисе Олег Гербер,Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Олег Гербер кунакларны сәламләде һәм Татарстанның Чиләбе өлкәсе белән тыгыз хезмәттәшлеге турында сөйләде:

-Мин Татарстанга эш сәфәре вакытында Бөтендөнья татар конгрессында булдым. Кунакчыллыгыгыз өчен сезгә зур рәхмәт! Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы – иң зур һәм иң актив милли берләшмәләрнең берсе.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Милли Шура рәисе җитәкчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге һәм тарихы белән таныштырды.

-Бөтендөнья татар конгрессы барлык татарларны берләштерә. Бездә төрле проектлар эшләп килә. Чиләбе өлкәсе татарлар саны буенча иң зур төбәкләрнең берсе. Өлкәдәге татар конгрессы инде 25 елдан артык киңкырлы эшчәнлек алып бара. Оешма хакимият белән дә хезмәттәшлек итә, – диде ул.

Шулай ук Татарстан кунакларын Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер исеменнән Чиләбе өлкәсе Губернаторы урынбасары Анатолий Векшин сәламләде. Анатолий Векшин Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесниковага Губернаторның котлау хатын тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Чиләбе өлкәсе татар конгрессы үзенең 25 еллыгын М.И. Глинки исемендәге Чиләбе дәүләт опера һәм балет академия театрында билгеләп үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*