tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Ярмәк авылы клубында «Әниләргә чәчәк бәйләме» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде
Яңа Ярмәк авылы клубында «Әниләргә чәчәк бәйләме» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде

Яңа Ярмәк авылы клубында «Әниләргә чәчәк бәйләме» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен — Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә…

23 ноябрьдә Яңа Ярмәк авылы клубында, Әниләр көне уңаеннан, «Әниләргә чәчәк бәйләме» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Чара әниләр турында матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низамутдинович  барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлады, аларга бәхетле тормыш, күңел тынычлыгы теләде. Кичә барышында СВОда хезмәт итүче авылдаш егетләребезнең әниләрен котлап, бүләкләр тапшырылды.

Кадерле әниләребез, әбиләребез! Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез. Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур булсын. Һәрчак бәхетле булыгыз!

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*