tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел «Һөнәр» фестивалендә ике спектакль остазлык дәресе буларак күрсәтелә
Быел «Һөнәр» фестивалендә ике спектакль остазлык дәресе буларак күрсәтелә

Быел «Һөнәр» фестивалендә ике спектакль остазлык дәресе буларак күрсәтелә

Быел 15 нче «Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә 15 театр 16 спектакль күрсәтәчәк. Шуның икесе остазлык дәресе буларак тәҗрибәле өлкән режиссерларныкы. Фестиваль Кариев театры базасында 1-7 декабрь көннәрендә уза.

«Унбишенче фестиваль өчен унбиш коллектив сайладык. Быелгы фестиваль остазлык елында булгач, без остазларның яшь команда белән ничек эшләвен күрсәтергә теләдек. Белем бирү программасына да зур игътибар бирәбез», – диде фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә театр директоры Луиза Янсуар.

«Һәр спектакль үзенчә кызык. Ике спектакль остазлык ягыннан күрсәтелә. Болар Ренат Әюпов һәм Фәрит Бикчәнтәевның яшь команда белән куйган спектакльләре», – дип ачыклык кертте театр белгече Нияз Игъламов.

«Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә багышланган матбугат конференциясе ТР Мәдәният министрлыгында узды. Матбугат конференциясендә мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, театр директоры Кариев театры директоры Луиза Шарова, театр белгече Нияз Игъламов һәм кунак театрларның берсенең режиссеры Дмитрий Огородников катнашты.

«Соңгы елларда театр сәнгате өлкәсендә фестивальләр саны шактый. Татарстан моңа зур игътибар бирә. Ләкин «Һөнәр» яшь режиссура фестивале алар арасында аерым урын алып тора», – диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясен башлап.

Ул фестивальнең югары дәрәҗәсен саклый алган оештыручыларга рәхмәт әйтте. «Театр сәнгате үсеше өчен юнәлтелгән позитив энергия нәтиҗәсен без алга таба күрәчәкбез әле», – диде ул.

«Программада шундый акцент ясалган – Россиянең башка ТЮЗлары ничек яши. Программа яшьләр һәм үсмерләр өчен спектакльләргә нигезләнгән. Биредә мәктәп программасы да бар, заманча драматургиягә дә урын бирелгән», – дип санап үтте театр белгече Нияз Игъламов.

Нияз Игъламов Туймазы театры алып киләчәк «Борһан йорты» спектакленә аерым игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады. Спектакль Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган.

Быелгы фестивальдә Татарстан театрларыннан тыш, Красноярск краеның Ачинск, Барнаул (Алтай крае), Удмуртиянең Сарапул, Пермь краеның Губаха, Башкортстаннан Туймазы, Чабаксар (Чувашия) театрлары катнаша.

Фестиваль спектакльләре алты мәйданчыкта бара. Ләкин килгән театрларның спектакльләре нигездә Кариев театрында күрсәтелә.

Татарстан театрларына килгәндә, Камал театр фестивальдә «Игезәк», Тинчурин театры «Ашина» спектакле белән катнаша. Әлмәт театры «Дөм» спектаклен алып килә. Әтнә театры «Наташаның хыялы» спектаклен тәкъдим итә.

Кариев театры үзе «Ак җилкәннәр»не күрсәтә. «Әкият» курчак театры яңа гына чыгарылган «Репка-Ряба-Колобок»ны фестивальгә керткән.

Минзәлә театры «Әкият» курчак театрында «Шулай булды шул» мелодрамасын күрсәтәчәк. 2 декабрь көнне фестивальнең бер спектакле Буада күрсәтелә. Буа театры рус телендә «А зори здесь тихие» драмасын күрсәтә.

Фестивальнең экспертлары – театр тәнкыйтьчеләре Юлия Клейман, Марина Шимадина, Жанна Зарецкая һәм Нияз Игъламов.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*