tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызларым – йолдызларым!
Кызларым – йолдызларым!

Кызларым – йолдызларым!

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсе – “Әниләр көне”н билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, матур традиция буларак, бүгенге “Яшьлек” чыгарылышыбызның беренче битен дә яшь һәм бәхетле әни белән бизәргә булдык.

Язмабызның герое – күпләргә Түбән Новгород өлкә татар автономиясенең офис-менеджеры, яшьләр хәрәкәте активисты буларак яхшы таныш булган Динара Халилова. 10 ноябрь көнне ул икенче тапкыр әни булды. Моннан өч ел элек барлык тиешле мөселман йолаларын үтәп, матур гаилә корып җибәргән тормыш иптәше Сөләйман белән кызлары Алияне тәрбияләп үстерәләр, әле менә аңа сеңел – нәни Ясминәне алып кайттылар.

– Мин үземне иң бәхетле хатын-кыз итеп хис итәм, чөнки ике ягымлы кызчык-йолдызчык әнисе. “Минем кызларым” дигән сүзләрне әйткәндә үк күңелем нечкәрә, хисләрем ургыла башлый. Аларга карап сөенәм, шатланам, аларны бик яратам.

Бала тәрбияләүдә иң мөһиме – сабый белән ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру. Бу – кече яшьтән балалар үзләре белән өйдән читтә булган проблемалар, кичерешләр турында сөйләргә курыкмасын өчен кирәк, дип саныйм. Шулай ук, мәхәббәт җимешләребезне балачактан ислам традицияләрендә тәрбияләп үстерүне алгы планга куяябыз, безне барлыкка китергән Аллаһы Тәгалә, ислам динебез, ни өчен намаз укыганыбыз турында сөйлибез, – дип уртаклашты Динара.

Бүгенге көндә гаилә башлыгы Сөләйман “Домремстрой” компаниясендә (төзү контроле, проектлау) әйдәп баручы инженер булып хезмәт итә. Шулай ук менә 8 ел инде буш вакытында балалар һәм яшүсмерләрне хәрби кул ярышлары нечкәлекләренә өйрәтә. Динара декрет ялда булса да, тик утырырга күнекмәгән, мөселман кәләшләрен туй-никах мәҗлесләренә әзерләү белән шөгыльләнә.

Без Динара белән Сөләйманны сабыйлары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, Ясминәнең әнисе кебек гүзәл, әтисе кебек акыллы булып үсүен телибез! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балаларыгызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр насыйп булсын!

Шулай ук Динара йөзендә барча газиз кешеләребезне Әниләр көне белән дә ихластан котлыйбыз! Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез! Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булсын!

Румия Хамзина

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*