tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты
Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты

Милли Шура рәисе Чиләбе шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чиләбе шәһәрендә. Биредә ул Чиләбе шәһәренең Җәмигъ мәчете белән танышты. Мәчеттә Милли Шура рәисен Чиләбе өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Ринат хәзрәт Раев каршы алды. Алар бергәләшеп дога кылдылар.

Чиләбенең Җәмигъ мәчете, 1890нчы елда төзелгән.  Җәмигъ мәчетен төзү белән бергә, мәктәп өчен өч бинадан торган комплекс төзелә, соңрак бер бинада Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә урнаша. Ак мәчет 1899 елда ачыла.

Бүген «Ак мәчет» металл түбәле бер катлы штукатурланган бинадан гыйбарәт. Фасад якты-зәңгәр төстә башкарылган. Дүрт яруслы сигезкырлы манарасы шпильле  гөмбәз белән тәмамланган. Ике югары яруста түгәрәк балконнар урнашкан. Ярымтүгәрәк биек тәрәзәләре капкачлы итеп эшләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*