Төмән шәһәрендә “Кызыл якут (рубиновый) микрофон” ветераннар клублары һәм иҗтимагый оешмаларының үзешчән иҗат фестиваль-бәйгесе быел 9 мәртәбә үтте. Жюри әгъзалары чыгышларны 3 төркемгә бүлеп карадылар.

Белгәнебезчә, моннан 5 ел элек Хәким Мирхәйдәров җитәкләгән “Дуслык” халык җыр ансамбле әлеге бәйгедә Гран-при яулаган иде. Ә ансамбльнең 25 еллыгын бәйрәм иткәннән соң алар өлкә хакимияте, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе,“Орфей” мәдәният йорты ярдәме белән Казан шәһәренә барып “Яңа гасыр” каналы оештырган “Җырлыйк әле” телетапшыруында катнаштылар.