tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Умырзая» талантларны барлады
«Умырзая» талантларны барлады

«Умырзая» талантларны барлады

Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә «Умырзая» дип исемләнгән шәhәр фестиваль-конкурсы гөрләп узды.
Татар мәдәниятен саклап калып үстерүгә юнәлдерелгән әлеге чара шәhәр мәгариф идарәсе, татар милли-мәдәни автономиясе, балалар иҗат йорты hәм Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп тарафыннан оештырылган иде. Анда балалар җыр-бию коллективлары, яшь башкаручылар hәм нәфис сүз осталары катнашты.

1 нче санлы балалар сәнгать мәктәбенең хореография hәм «Фольклор җырлары» бүлекләрендә белем алучы балалар аеруча активлык күрсәтте. Наталья Галиаскарованың укучылары Линара Масаутова, Артем Феклистов, Алина Герасимова, Маргарита Кравченко, Полина Кожевникова, Милена Малюточкина, Эвелина Малюточкина, Светлана Фадеева, Анна Фокеева hәм Софья Баюсова «Татар милли биюе» номинациясендә «Бәйрәм» биюен тәкъдим итеп, I нче дәрәҗәле лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Светлана Кочнева җитәкчелек иткән иҗат коллективы да сынатмады. Өлкә күләмендә танылып өлгергән «Сандугачлар» ансамбле бу юлы яңартылган составта чыгыш ясады hәм тәүге уңышлары яшь артистларны үзләрен дә, аларның әти-әниләрен дә чиксез шатландырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Сандугачлар»ның ике группасы да I нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек табылды. Шулай ук Ләйсән Халилуллова, Алина hәм Аделя Абдулловалар дуэты, Алия Юсупова белән Эльвина Галиева да лауреат булу бәхетенә ирештеләр.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*