tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск районының Урдалы авылында Мәхмүт Газизовның тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды
Лениногорск районының Урдалы авылында Мәхмүт Газизовның тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды

Лениногорск районының Урдалы авылында Мәхмүт Газизовның тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды

7 февраль көнне, Лениногорск районының Урдалы авылында танылган балалар шагыйре,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мәхмүт Газизовның тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды. Кичәдә Лениногорск вәкиле Рахманова Ләйсән Таһир кызы катнашты һәм чыгыш ясады.

Әлеге истәлекле чарада Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әһелләре, Лениногорск мәгариф идарәсенең ветераннар советы рәисе Люция Ильина, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлек мөдире Ләйсән Рахманова – Шәмсуарова, шулай ук Урдалы авылы мәктәбе укучылары һәм укытучылар катнашты.
Чарада катнашучылар Мәхмүт Газизовның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерделәр, аның әдәби эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

Шагыйрь, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Шамил Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, Мәхмүт Газизов исән чагында аның белән аралашуын һәм беренче шигырен “Ильич васыятьләре” газетасында нәкъ менә ул бастыруы турындагы истәлекләре белән бүлеште.

Шулай ук танылган музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйзи Хөснуллин да үзенең шагыйрьгә карата булган фикерләре белән уртаклашты.
Ләйсән Шәмсуарова, шагыйрә, музыкант, җырчы, композитор, Ш. Бикчурин исемендәге премия лауреаты Гөләндәм Кәбирова әлеге кичәне үзләренең моңлы җырлары белән бизәделәр. Лениногорск шәһәренең 11 гимназиясе укытучысы, шагыйрә, “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасы әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск оешмасы җитәкчесенең урынбасары Фәридә Әхмәтшина чыгышы да шигърият сөючеләрне куандырды.

Искә алу кичәсендә Мәхмүт Газизовның үзе исән чагында яздырган видеоязмасын карау шагыйрьнең иҗатына якынайтты. Төрле сыйныф укучыларының шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләүләре дә әдәби-музыкаль кичәне җанландырып җибәрде.

Кече яшьтән үк гармун серләренә төшенгән, бүгенге көндә районыбызның танылган баянчысы Мөсәвир Мостафинның чыгышы да әлеге искә алу кичәсенә ямь өстәде.
Танылган балалар шагыйре Мәхмүт Газизов иҗаты безнең шәһәр һәм районыбызның горурлыгы. Һәм киләчәктәдә аның иҗади мирасы онытылмаячак, халык хәтерендә, якташлары хәтерендә яшәячәк!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*