Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Аулак өй – көрәш” төбәкара проектының конференциясе узды
Фото: Солтан Исхаков, "Татар-информ"
Фото: Солтан Исхаков, "Татар-информ"

“Аулак өй – көрәш” төбәкара проектының конференциясе узды

Агымдагы елның 12 нче февралендә “Татар-информ” да «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектына багышланган конференция узды. Матбугат конференциясендә катнашучы спикерлар:

Ильяс Халиков – Татарстанның атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты;

Йолдыз Шәрәпова – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А. Алиш, С. Сөләйманова премияләре лауреаты

Закирова Сәрия Минеәхәт кызы – проект җитәкчесе, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы

Галәветдинова Фирдания Киаметдин кызы – Чувашия Республикасы Комсосол муниципаль округы Урмай урта  мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Мифтахутдинова Йолдыз Ильшатовна – Чувашия Республикасы Комсосол муниципаль округы Урмай урта  мәктәбе укучысы.

Фикер алышуда төрле төбәкләрдә узган “Аулак өй – көрәш” проектыннан видео өзекләр күрсәтелде.

Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан “Аулак өй – көрәш” төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, ДБУ «Сәләт» Яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*