Лениногорск Мәдәният сараеның фойесында Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган әдәби кичә узды. Кичәне алып баручы Регина Гиззатуллина чарага килгән балалар бакчасы нәниләрен шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды, аның авыр язмышы турында сөйләде. Балалар бакчасы сабыйлары өчен зур экран аша «Туган тел» әкияте күрсәтелде.
Балалар бакчасыннан килгән балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен ятлап килгән, Рамазан Исламов «Мышка в молоке», София Учаева «Карлыгач», Самира Сәлимгәрәева «Бала белән күбәләк», Диана Әхмәтова «Кошларга» дигән шигырьләрне матур һәм сәнгатьле итеп башкарды.
Әлбәттә, кичә әкият геройларыннан башка узмады. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән сарык та килгән иде. Алар балалар белән капчык киеп, кашык белән йомырка тотып йөгерү кебек уеннар уйнады. Алып баручы Регина Гиззатуллина «Түбәтәйле» уенын уйнатты.
Кичә барышында Габдулла Тукайның әсәрләреннән кыскача өзекләр дә укылды. Балалар аларның Габдулла Тукайның кайсы әкиятеннән, шигыреннән икәнен әйтергә тиеш иде.
11 нче гимназиянең «Айсылу» балалар театры түгәрәгенә йөрүче укучылар «Шүрәле сандыгы» күренешен күрсәтте. Соңыннан, барысы бергә Габдулла Тукайның «Туган тел»ен җырлады.
Чыганак: tatar-inform.tatar