tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗевның «Тукай гыйльмияте» дигән китабы чыкты
Әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗевның «Тукай гыйльмияте» дигән китабы чыкты

Әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗевның «Тукай гыйльмияте» дигән китабы чыкты

КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Таһир Гыйлаҗев Тукай музеенда «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә «Тукай гыйльмияте» дигән китабын тәкъдим итте. Китапның бер өлеше тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин эшчәнлегенә багышланган.

«Китапның зур өлеше Тукай фәненең барлыкка килү тарихын,үсеш закончалыкларын, төп сыйфатларын чагылдыра. Шулай ук күренекле телче-галимнәрнең Габдулла Тукай иҗатын гыйльми күзаллау, эстетик ягын карау, фәлсәфи карашлары өйрәнелә. Тукай гыйльмиятенең төрле аспектлары яктыртыла», – диде ул кичәдә.

Таһир Гыйлаҗев Габдулла Тукайны новатор булуын искә алды. «Тукайга багышланган беренче мәкаләм 1998 елда «Фән һәм тел» дигән журналда басылып чыккан, димәк, мин гомеремнең 25 елын Тукайга багышлаганмын. Тукай белән янәшә Ибраһим Нуруллинны телгә алабыз. Алар һәрвакыт янәшә. Хезмәтемдә Ибраһим абыйның гыйльми-тәнкыйди һәм әдәби эшчәнлекнең төрле аспектлары сигез бүлекчәдә карала», – дип аңлатты галим.

«Татар халкының тормышы, тарихы шактый катлаулы. Шатлыклы һәм борчулы вакытта да без гел Габдулла Тукай иҗатына мөрәҗәгать итәбез. Ул безнең яклаучыбыз, таянычыбыз булып калкып чыга. Бүгенге вазгыятьтә дә без Тукайга таянабыз. Тукай безне күңелләрдә зәгыйфьләнгән өмет чаткыларын уята һәм халкыбыз, телебез, мәдәниятебез өчен көрәшкә тиңли», – диде ул.

 

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*