tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе концерты башланды
Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе концерты башланды

Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе концерты башланды

Казанның Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе нәтиҗәләрен игълан итү һәм чараның гала-концерты башланды. Акция быел беренче тапкыр 18+ тамгасы белән үтә.

Концертны Gauga төркеме башлап җибәрде. Алар «Яңа йолдыз» проектының беренче сезон җиңүчесе Эльвира Мифтахова белән уртак җыр башкардылар.

Концертта шулай ук «Оммаж», «Qaynar», «Караш» төркемнәре, АлияНур, Илгиз Шәйхразиев, Анастасия Макарова, «Дышать», Enaecash», Айрат Хәйруллин чыгышлары көтелә. Концертның хедлайнеры булып, Arslan чыгыш ясаячак.

Шулай ук, акция барышында «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, Татар теле Рәисен сайлау, шигъри перфоманс, җанлы татар музыкасы бәйгесе булачак. Бәйрәмне музыкант Марат Зинһар һәм Ләйлә Лерон алып бара.

  • «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе беренче тапкыр 18 ел элек – 2006 елда Казанның Бауман урамында оештырылды.
  • «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең оештыручысы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Аларга Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәм күрсәтә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*